Марат Колшәрипов: "Татарлар белән башкортларга берләшергә кирәк"
Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Марат Колшәрипов Русиядә республикаларны бетереп 30-40 губерния генә калдырырга, республикаларда милли телләрнең мәҗбүри укытылуын бетерергә өндәгән ЛДПР җитәкчесе Владимир Җириновскийны җавапка тартырга чакыра. Колшәрипов Азатлык радиосына интервьюда либерал демократлар фиркасе җитәкчесе бу тәкъдиме белән Русия конституциясен бозарга, дәүләтчелек нигезләрен җимерергә өнди, диде. Жириновский әлеге тәкъдимнәрен 9 мартта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында әйткән иде. Күренекле галим фикеренчә, Жириновский чынлыкта Русия югары җитәкчелеге фикерләрен чагылдыра. Колшәрипов моңа каршы тору өчен Татарстан һәм Башкортстанны, татар һәм башкорт халыкларын бердәм эш итәргә чакыра. 1990нчы елларда республиканың үзаллыгын ныгытуга өлеш керткәннәрнең берсе булган галим соңгы арада Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка карата ешайган тәнкыйтькә кушылып югары җитәкчелекне Мәскәү алдында Башкортстан мәнфәгатьләрен тиешенчә якламауда гаепләде.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды