Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Антимайдан” Лесин турындагы блогы өчен Навальныйның гамәлләрен тикшерүне сорый


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный үз блогында Лесин үлеменнән соң 40көн узгач Америкадан чыккан дип белдереп, аның чит ил паспорты күчермәчен урнаштырган иде.

“Антимайдан” хәрәкәте Русиянең элекке матбугат министры Михаил Лесин турында мәгълүматлар чыгарган өчен оппозиционер Алексей Навальныйның гамәлләрен тикшерүне сорап тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Кремль тарафлы хәрәкәтнең рәсми сәхифәсендә әйтелә.

“Антимайдан”да катнашучылар фикеренчә, Коррупция белән көрәш фондын оештыручының гамәлләре ватандашлар турында мәгълүмат җыю, саклау, куллану һәм тарату турындагы канун нигезендә булдырылган тәртипне боза. Навальный үз блогында элекке министрның чит ил паспорты күчермәсен төшереп куйган иде.

Кремль тарафлы активистлар шулай ук АКШ хакимиятеннән оппозиционерның американ чик хезмәте сайтындагы мәгълүматка керү тәртибен бозуына да бәя бирүне сорадылар, чөнки анда башка кешеләр турында мәгълүмат эзләү тыелган. Мәгълүмат биргәндә Навальный канун бозуын таныды, әмма оппозиционер сүзләренчә, “вак административ тыюга караганда, җәмәгать мәнфәгатьләре мөһимрәк”.

12 март көнне Алексей Навальный үз блогында АКШ Дәүләт иминлеге департаменты сайтында булган белешмәлеккә сылтама ясады. Анда Лесинның 15 декабрьдә, ягъни үлеменнән соң 40 көн узгач Америка җирлегеннән чыкканы турында мәгълүмат бирелә. Соңрак АКШ хакимияте Лесинның чикне узуы турындагы мәгълүматны кире какты. Әлеге язу визаны ябу өчен эшләнгәнлеген әйтте. Михаил Лесин Вашингтонда 2015 елның 5 ноябрендә үлде.

XS
SM
MD
LG