Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

Янгын нәтиҗәсендә 12 кеше үлгән Стәрлетамакта тәрәзәләрдә тимер рәшәткә булган


Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә сишәмбегә каршы төндә булган янгында 12 кеше һәлак булды. Аларның әлеге йортта начар гадәтләрдән хезмәт терапиясе курсы узуы әйтелә.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә сишәмбе булган янгында 12 кеше үлгән. Йортта тимер ишек куелган булган, шулай ук тәрәзәләрендә дә тимер рәшәткәләр урнаштырылган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

Хәмитов сүзләренчә, һәлак булучылар әлеге йортта начар гадәтләрдән арыну өчен хезмәт терапиясе курсын узган. Элегрәк әлеге кешеләрнең мигрантлар булуы турында әйтелгән иде, әмма бу расланмады. Шулай ук аларның кулларында тимер богаулар булуын да республиканың тикшерү комитеты кире какты.

“Тикшерү бара. Ничек инде зур булмаган бу йортта 12 кеше яшәгән. Тәрәзәләр тимер рәшәткә белән тотылган, тимер ишек куелган”, дип китерә Хәмитов сүзләрен аның матбугат үзәге.

Хәзергә булган мәгълүматка күрә, 15 мартка каршы төндә Тукай урамы 6нчы йортның яртысында ут чыккан. Аны сүндерүдән соң йортта ике хатын-кыз һәм 10 ир кеше мәете табылган. Хәзер тикшерү эше бара.

XS
SM
MD
LG