Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Татарстан министры Төркия белән килешүләрнең үз көчендә калуын ышандырды


Татарстан икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек министры Артем Здуновның әйтүенчә Русия-Төркия, Русия-АКШ арасындагы киеренкелек республикадагы ирекле икътисади зоналарга килгән инвестиция проектларына берничек тә тәэсир итмәскә тиеш. "Татарстан үзенең йөкләмәләрен тулысынча үти һәм каршы яктан да шуны таләп итә" диде министр. Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия белән аралар суынуга кызганыч белдереп, илнең инвестицияләрен югалтмыйча, аралар яхшырганын көтәргә киңәш иткән иде. Рәсми саннарга караганда, 2015 елда төрле илләрдән Татарстанга барлыгы $812 миллион инвестиция кертелгән.

XS
SM
MD
LG