Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Кукмара прокуроры шартлаткычлар ясарга өйрәтүче сайтларны ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән


Прокурор барлыгы тугыз сайтны ябуны сорый. Аларда өй шартларында шартлаткыч ясау өйрәтелә.

Кукмара районы прокуратурасы өй шартларында шартлаткыч әзерләү материалларын үз эченә алган тугыз сайтны мәхкәмә аркылы яптыртмакчы.

Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) мәгълүматларына күрә, бу сайтта шартлаткычларны ясарга өйрәтү ысуллары бирелә.

“Дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм экстремистик, террористик эшчәнлекне булдырмый калу өчен район прокуроры әлеге мәгълүматны Русиядә таратуны тыю һәм сайтларны ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте”, диелә Татарстан прокуратурасы хәбәрендә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG