Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореяда АКШ студенты 15 елга хөкем ителде


21 яшьлек американ студенты отельдән пропаганда шигаре язылган әйбер урлаган өчен гаепле дип табылды.

Төньяк Кореяның югары мәхкәмәсе дәүләткә каршы хыянәттә гаепләп АКШ студентын 15 ел хезмәт лагеренә хөкем итте.

Отто Уормбьер биш көнлек сәфәрдән соң, гыйнварда Пхеньян һава аланында тоткарлана. Ул отельдән пропаганда шигаре язылган ниндидер әйберне урлавы ачыклана. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, ул үзенең гаебен таныган.

21 яшьлек американлы февральдә матбугат очрашуында алдан планлаштырып җитди җинаять кылуын әйткән.

2015 елның декабрендә Төньяк Кореяда тоткарланган Канада-Корея атакае дәүләт тотрыклыгын какшатуда гаепләнеп гомерлек хезмәт лагеренә хөкем ителгән иде.

Элегрәк Төньяк Корея АКШ ватандашларына кырыс хөкем карарлары чыгарган иде инде. Бу АКШ югары түрәләрен Пхеньянга китертү өчен эшләнде, чөнки Пхеньянның Вашингтон белән дипломатик хезмәттәшлеге юк. Әлеге чаралардан соң хөкем ителгәннәрне күп очракта азат итәләр. 2014 елда шундый өч американлы азат ителде.

XS
SM
MD
LG