Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагаузлар Татарстандагы икетеллек тәҗрибәсен кулланмакчы


Гагаузда өч дәүләт теле, әмма рәсми документлар бары урыс телендә генә кабул ителә икән.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова Молдова Республикасының Гагауз башлыгы урынбасары Олеся Танасогло җитәкчелегендәге вәкиллек белән очрашты. Сәфәр республикада 15-17 мартта узачак Гагауз мәдәнияте көне кысаларында узды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.

“Безнең халыкларның уртаклыклары күп, - дип ассызыклады Римма Ратникова очрашуны ачып, - берүк вакытта диярлек якынча шул ук милли үзаңны күтәрү, традицияләрне, телне һәм мәдәниятне саклау нигезендә тарихи юл үттек. Татарстан белән Гагаузиянең бу юлны тыныч узуы мөһим”.

Гагауз җитәкчеләрен бигрәк тә туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсе кызыксындырды. Бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсе турында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бәян итте. Ул Татарстанда телләр турындагы канунның иң беренчеләрдән булып кабул ителүен әйтте.

Вәлиев билгеләп үткәнчә, бүген республика мәктәпләрендә ике дәүләт теле дә тигез күләмдә укытыла һәм дәүләт теле булган татар һәм урыс телләреннән тыш, республикада яшәүче барлык халыклар телләренә дә зур игътибар бирелә.

“Гагаузда өч дәүләт теле: урыс, гагауз һәм молдова, - дип билгеләп үтте Танасогло. - Әмма кануннар урыс телендә генә кабул ителә. Үзебезгә кайту белән эш кәгазьләрен ана телендә дә алып бара башлыйбыз”.

Шул ук вакытта Азатлыкка Татарстан парламентының, Русия думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин бер генә канун өлгесенең дә татарча язылып кертелмәгәнен әйткән иде.

"Парламентыбыз 1990 елдан бирле яңача эшли, бер генә карарның да, бер генә канун өлгесенең дә парламентка татарча язылып кертелгәне булмады. Ничә йөзләрчә, меңнәрчә карарлар кабул ителгән, берсенең дә өлгесе татарча язылмады. Без кабул иткән кануннар, карарлар алар татар теленә тәрҗемә генә ителә", дигән иде ул.

Молдованың автоном төбәге булган Гагаузда 162 меңнән артык кеше яши. Аның күпчелеге төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузлар.

XS
SM
MD
LG