Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

"Кырым башлыгы Аксенов кырымтатарларга да, Татарстанга да каршы"


Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов

Русия Кырымны басып алганга ике ел. Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов: "Кырымга яхшы җитәкче килмәсә, анда кырымтатарларга рәт булмаячак", ди.

Азатлык моннан ике ел элек Русия Кырымны аннексияли башлагач ярымутрауга килеп кырымтатарларны Мәскәү ягына аударуга җәлеп ителгән Казан татарлары белән сөйләшүне дәвам итә.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов 2014 елның 5 мартында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге төркемдә Кырымга килгән иде. Аннан соң да Хәкимов Кырымда берничә тапкыр булды. Азатлык галим белән Кырымда ике ел эчендә булган үзгәрешләр турында сөйләште.

–​ Русия Кырымны яңадан яулап алгач сез казантатарлар арасыннан кырымтатарларга булышлык итәргә теләп ярымутрауга килүчеләрнең берсе идегез. Ике ел вакыт узды. Ул вакытта ни булган һәм хәзерге вазгыятькә карата карашларыгыз тәңгәлме?

–​ Моннан ике ел элек Кырымда булганда мин күбрәк кырымтатарлар турында уйлаган идем. Татарстан белән кырымтатарлар арасында элемтә күпмедер дәрәҗәдә ныгыды. Элекке заманнарда андый элемтәләрне Мәскәүдә "пантюркизм" дип атый иделәр, бүген бу элемтәләргә каршылык юк.

Кырымтатарларның күпмедер бер өлеше безнең якка (Русиягә) борылды. Хәзер бу элемтәләр бик авыр бара, чөнки анда җитәкче булып Сергей Аксенов утыра. Ул татарларны ачыктан-ачык яратмый, аны яшерми дә. Бүген ике арадагы элемтәләр икътисад ягыннан авырак бара. Без булышырга телибез, әмма Кырым җитәкчелеге каршы чыга.

Ике елга якын Татарстан Кырымның Бакчасарай шәһәренә һәм районына булышып килде. Быелдан инде бу ярдәм дә бетерелде.

Безнең Тарих институтының филиалы анда әйбәт кенә эшли. Журнал чыгып тора. Дәрәҗәсе, абруе бар, аны кеше таный.

Кырымда хәзер егетләр сакланган мирасны туплап бер китап итеп эшлиләр. Аңа мәчетләр, тарихи биналар керәчәк. Китапта тарихи һәйкәлләрнең исәбе булачак. Хәзер аны Бакчаксарайда туплыйлар, аннан Акмәчеттә һәм аннан соң бөтен Кырымнан туплаячаклар. Ахырына җиткерә алсак, туризм өчен дә, тарих өчен дә, бу биналарны саклау өчен дә зур эш булып торачак. Аннан ул биналарны тарихи итеп канунилаштырып булачак.

– Тарих институтыннан, Казаннан барган белгечләр эшлиме аны?

– Кырымдагы галимнәр эшли, безгә шунсы белән дә кадерле ул. Анда бер төркем яшьләр җыелды.

– Кырым хөкүмәте һәм Татарстан арасында килешү имзалангач, Миңнеханов күрсәтмәсе белән йөкләмәләр исемлеге төзелгән иде. Анда татар һәм кырымтатар халкының тарихи һәм мәдәни берлегенә багышланган фәнни хезмәт язу сезнең институтка йөкләнде. Языламы? Ни хәлдә?

– Бик тиз үк булмаса да, ул хезмәт языла. Ул хакта конференция дә булды. Мин анда бөтен татарларның тамырларының каян килеп чыгуы турында сөйләдем. Казан, Себер татарлары һәм кырымтатарларның тамыры бер үк икәнлеге күренеп тора. Документларга караганда, Кырым ханлыгы дигән нәрсә юк, ул Олугъ Урда һәм Дәшти-Кыпчак дип аталган. Дәүләт зур булган, аңа Кырым ярымутравы гына кермәгән, ә Себергә кадәр сузылган. Казан татарларының һәм кырымтатарларның тарихы уртак, аны берничек тә аерып булмый.

– Кырымнан кырымтатар тарихын өйрәнгән яшь галимнәрне чакырып Тарих институтында аспирантура квоталары булдыру да каралган иде. Бу ягы ничегрәк?

– Берәү бар иде, ике аспирант алдык. Хәзер алар өчәү. Киләсе елга тагын икене алабыз. Квотаны күп бирмиләр, күпме бирелә – шуның кадәр аспирантурага алына. Алар кырымтатар тарихын өйрәнүче яшь галимнәр булачак.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

– Кырымда Мәскәү куйган хакимият кырымтатарларның Милли Мәҗлесен мәхкәмәгә җәлеп итте. Икенче яктан, Милли мәҗлес кырымтатарларның хокукларын даими яклады һәм хәзер дә яклый. Ул оешма кырымтатарлар арасында хәзер дә яклау казана. Татарстан мәҗлес белән элемтәләрен саклап кала ала идеме?

– Рефат Чубаров Казанга килде бит. Аны Кырымда (хакимиятләр) яратмыйлар, шуңа Украинага китте инде (Мәскәү куйган Кырым хакимияте Чубаровны Кырымга кертми – ред.). Татарстан бу сәяси мәсьәләләргә кермәскә тырыша. Без күбрәк икътисади якны карыйбыз. Әгәр Кырымдагы хакимиятләр сиңа булышмаса, тулы куәтенә ярдәм итеп булмый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин алдында кырымтатар мәсьәләсен күтәргән иде. Путин кырымтатарларның теле, аларның җирләре турында килешкән дә иде. Аңа Аксенов каршы чыкты. Аксенов ул кырымтатарга да, Татарстанга да каршы. Путин аны Казанга килергә дә мәҗбүр итте. Миңа калса, хәзер ике арада масштаблы эш бармый.

Белүемчә, Татарстан президентының ярдәмчесе Равил Моратов (элекке вице-премьер) күбрәк хәзер Кырымда. Кайвакыт үзе дә тарихка караган мәсьәләләр белән шалтырата, безнең уртак эш бар. Анда безнең вәкил дә бар, ул да, бер дә булмаса Акъярга (Севастополь) качырмын, дип куркып та утырган иде.

– Сезнең фикерегезчә, Милли Мәҗлесне тыю, аның җитәкчеләрен Кырымга кертмәү, мәкхкәмәләргә җәлеп итү Кырымның Мәскәү куйган прокуроры Наталья Поклонская һәм җирле хакимиятләр карары белән эшләнә булып чыгамы?

– Әйе, аларның каралары. Мәскәүдә дә бардыр андый шовинистлар, мин аны кире какмыйм. Путин кырымтатарларны яклап вәгъдә дә биргән иде, әмма, миңа калса, ул Кырымда ниләр кылынганның барсын да белеп бетерми. Ул Кырымны Аксенов сүзеннән генә белә. Кырымдагы кайбер министрларны күзәтеп тору өчен Мәскәүдән урынбасарлар җибәреп тә карадылар. Аларга да Аксенов бик каты каршы чыкты. Кырымга яхшы җитәкче килмәсә, анда рәт булмаячак.

Мәҗлес турында сөйләп була, әмма үзем анда булганга, беләм, кырымтатарлар күбрәк бизнесны ничек аякка бастыру, ничек балаларны укыту турында уйлана. Кырым хакимияте эшлиме, Мәскәүме, Казанмы дигәннән, халык алай үсә алмый, халык үз көче белән үсә. Мәҗлес тә сәясәткә бүгенге замананың ничек үзгәрүеннән чыгып карарга тиеш.

Минем ул эшкә кысыласым килми, минем эш хәзер – тарих. Нидер әйтсәң, шунда ук сүзләремне җиткереп торалар. Прокуратурада ята нәрсәләрдер, шуңа артыгын сөйлисем дә килми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG