Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:05

15 мартта күренекле тележурналист, язучы Николай Сванидзе Гранд Казан кунакханәсендә чыгыш ясады. БКС-Премьер финанс ширкәте оештырган чарага берничә йөз кеше килде.

Сүриядән гаскәрне чыгару турында

Бу шактый уңай күренеш, чөнки ул безнең беркем белән дә җитди бәрелеш булмавына гарантия бирә. Төркия белән сугыш башлау куркынычы бар иде бит. Хәзер ул кимеде. Шулай ук Согуд Гарәбстаны белән бәрелеш куркынычы да бар иде. Алар бит Төркия белән яндаш. Без бу сугышта Бәшәр Әсадка гына ярдәм иттек.

Надежда Савченконы хөкем итү турында

Савченконы Русиядә тоту һәм хөкем итү көн саен Русиянең дөньядагы абруен төшерә. Дөнья өчен ул – Русия тоткынында ачлык игълан иткән очучы хатын-кыз. Безгә аны тоту отышлы түгел. Без аны аклый да алмыйбыз, чөнки аңа карата җитди гаепләүләр бар. Президент та аны гафу итә алмый, шул ук сәбәп аркасында. Димәк, аны алмаштыру варианты гына кала. Минем фаразымча, аны хөкем итәчәкләр, ләкин соңыннан алыштырачаклар. Йә башка тоткыннарга, яки хәтта Русиядән санкцияләрне кире алуга. Савченко ул хәзер Жанна Д-Арк яки Зоя Космодемьянская кебек. Иреккә чыккач ул Украинада зур сәясәтче булачак. Аның популярлыгы хәзер Порошенконыкыннан да зуррак.

Кризис турында

Бездә кече һәм урта бизнесның позицияләре бик начар. Барлык үсеш кичергән илләрдә исә алар югары дәрәҗәдә. Ә зур биснеска килгәндә, ул бездә барыбер дәүләткә бәйле. Кризисның сәяси сәбәпләреннән берсе – мәхкәмәнең сәер рәвештә эшләве. Ул милекне якламый. Мал-мөлкәт иминлеге гарантиясе юк. Шуңа күрә кешеләр эшмәкәрлеккә акча тыгарга курка. Бүген акча сарыф иткән бизнесның иртәгә кем кулында булачагы билгеле түгел. Йә көч белән, йә мәхкәмә аркылы тартып алырга мөмкиннәр.

Изоляция турында

Изоляциядә яшәүнең бернинди файдасы юк. Дөньяда хезмәт бүлененеше бар һәм ул эшли. Бернинди ил дә, АКШ та, Кытай да үз-үзен тәэмин итеп яшәми. Без дә үзебезне тәэмин итә алмыйбыз. Изоляция тискәре нәтиҗәләргә генә китерде. Бу бары тик авыл хуҗалыгына гына файдалы. Ләкин авыл хуҗалыгы да, көндәшлек кимегәч, элекке үк сыйфаттагы продуктны кыйбатракка сата башлады.

Изоляциянең икенче нәтиҗәсе – без дөнья чатында сәнәгать өлкәсендә читтә калдык. Безнең икътисадка инвестицияләр кимеде. Нефть һәм газ арзанайды, шуңа инвестицияләр керми. Шуңа бездә акча юк. Чикләүләр аркасында безгә яңа технологияләр дә бирмиләр. Халыкның сатып алу активлыгы кимеде, хезмәт хакы 9,5 процентка кимеде. 2016 елда тагын 5-6 процентка кимиячәк.

Дәүләт һәм җәмгыять системы турында

Бездә дәүләт институтларыннан берсе генә эшли. Парламент институты эшләвенә иманым тулысынча камил түгел. Мәхкәмә институтына карата шикләр күп. Сайлаулар институты бар. Мин шәхсән сайлауга йөрим, ләкин тәмен татымыйм. Ватандаш булган өчен генә барам. Ләкин бу институт эшләмәвен дә мин беләм. Киңкүләм мәгълүмат чаралары институты да эшләми. Матбугат мәгълүмат таратырга тиеш, ә бездә ул дәүләткә хзмәт итә. Бездә бары тик президент институты гына эшли. Ләкин шул ук вакытта хакимиятнең башка кешегә күчү институты юк.

Якын киләчәккә фаразлар турында

Халык баемый. Депрессия арта. Шул ук вакытта "дәүләт ярдәм итәчәк, коткарачак" дигән ышаныч арта. Ә дәүләт ул – Путин. Шуңа күрә аның рейтингы югары. Ә менә халык дәүләтнең проблемнарны чишә алмавын күргәч ни булачак? Моңа күп калмады. Бу куркыныч.

Якын киләчәккә берничә сценарий бар. Беренчесе авыр – шөрепләрне кысу. Безнең игътибарны суыткычтан халыкара мәсьәләләргә күчерергә тырышачаклар. Бу низаглар чыгачак дигән сүз.

Икенче вариант – уңай. Югарыда акылга киләчәкләр, башларын тотачаклар. Бездә реформалар, сайлаулар узачак. Чын, бәйсез, баш ими торган көчле матбугат булачак. Ләкин бу вариант безнең ил өчен шактый кискен, ул авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ә менә өченче сценарий мантыйклы тоела. Ул – әлегә ничек бар шулай дәвам итү.

Кырым турында

Бер рус сәясәтчесе дә Кырымны Украинаныкы дип атый алмаячак. Бер украин түрәсе дә ярымутрауны русныкы дия алмый. Мәскәү Кырымны Киевка кире кайтармаячак. Ләкин моның аркасында безнең проблемнар әле озак дәвам итәчәк.

Шәймиев белән әңгәмә турында

Без Миңтимер Шәрип улы белән берсендә СССР таркалуы, "суверенитетлар парады" турында сөйләшкән идек. Ул парад Казанда башланды һәм Ельцинга илне саклап калырга ярдәм итте. Хәзер исә андый таркалу куркынычы юк, ләкин шулай да, барысы да икътисадтан тора. Бу тишектән чыга алсак, таркалу булмаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG