Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бухарестта Украина һәм Кырым хәлләре тикшерелде


Бухаресттагы конференциядә катнашкан кырымтатар вәкилләре. Кырымтатар байрагы тотканнар: Бильге Наим һәм Неджат Сали.
Бухаресттагы конференциядә катнашкан кырымтатар вәкилләре. Кырымтатар байрагы тотканнар: Бильге Наим һәм Неджат Сали.

15 мартта Романия башкаласы Бухарестта Украина илчелеге һәм Романиянең Геополитика клубы оештырган "Украина һәм Кырым" конференциясе үтте.

Чарада Украинаның Романиядәге илчелегенең киңәшчесе Теофил Рендюк, Романиядәге кырымтатар тарихчысы, төрек һәм Үзәк Азия тикшеренүләр институты мөдире, профессор Тасин Джемиль (Романиянең Азәрбайҗандагы һәм Төрекмәнстандагы элекке илчесе), Киевтан Бөтендөнья кырымтатар конгрессы вәкиле, Кырым хәбәрләр агентлыгы җитәкчесе Гаяна Юксель, Романия парламентына украиннардан сайланган депутат Стефан Бучута, Романия тарихчылары, Бухарест, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар вәкилләре катнашты. Конференциядә Украина һәм Кырым арасында тарихи мөнәсәбәтләр, бүгенге хәлләр, аларны чишү юллары турында чыгышлар булды.

Романия кырымтатарлары

Төрле чыганакларга күрә, Румыниядә, Добруҗа җирләрендә хәзер 25-40 меңләп кырымтатар яши. Аларның күпчелеге Русия Кырымны 1783 елда басып алганнан соң XVIII–XIX гасырлар дәвамында Кырымнан бу җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган. Көнчыгыш Европа илләрендәге кырымтатар диаспоралары арасында Румыниядәге кырымтатар диаспорасы иң яхшы сакланган, оешкан, күпсанлы диаспора санала.

Румыния парламентына кырымтатарлар канун нигезендә бер кырымтатар депутатын сайлый. Хәзерге чакырылыш парламентында кырымтатарларны Көстәнҗәдән Амет Варол вәкиллек итә.

Ахырда Көстәнҗәдән конференциядә катнашкан кырымтатар вәкилләре биргән ике сорау шактый җанлы фикер алышу кузгатты. Көстәнҗәдән килгән кырымтатар вәкиле Экрем Гафар: "Ни өчен 1991-2014 елларда, Русиянең Кырым аннексиясенә кәдәр Украина парламенты һәм хөкүмәте кырымтатарларга тиешле ярдәм итмәде, алар белән бәйле кирәкле кануннар чыгармады?", дип сорады.

Романия парламентының элеккеге депутаты Неджат Сали исә "Ни өчен 2014 һәм 2016 елда Русия консуллыгы (Көстәнҗә.) һәм Русия илчелеге (Бухарест) каршында аннексиягә каршы кырымтатарлар уздырган протестларга Романиядәге украин диаспорасы, җирле халык, рәсми һәм рәсми булмаган украин җәмәгать оешмалары кушылмады?" дигән сорау бирде. Моны җаваплаган Украин илчелеге вәкиле, Романия парламентына украиннардан сайланган депутат әлеге протестлар хакында хәбәрләре булмаганлыгын әйтте.

"Бу хакта Романиядәге бөтен медиалар хәбәр итте, без Украинаның бөтенлеген, бәйсезлеген яклап чыктык һәм Украинаның бер өлеше булган Кырымда кырымтатарларның хокуклары яклануын тәләп иттек", диде Азатлык радиосына бу протест чараларын оештырган Романия яңа татар берлеге вәкилләре Белгин Наим һәм Неджат Сали.

Романиядә 130 меңга якын украин яши, аларның монда вакытлы матбугаты чыга (3 журнал), өч университетта украин теле белгечләре әзерләнә, телепрограмнар эфирга чыга.

XS
SM
MD
LG