Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми телендә фильмнар бәйгесе игълан ителә


"Комикиновидеопрокат" оешмасы Русиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан коми телендә төшерелгән фильмнар бәйгесен игълан итә. Катнашкан фильмнар өчен махсус фестиваль үткәреләчәк, ә җиңгән фильмнар җыентыгы мәктәпләргә таратылачак.

Чара оештыручылары бәйгегә "А-пель-син" исемен биргәннәр. Әфлисун мәгънәсен йөрткән бу сүз иҗекләре коми телендә колак ("пель") һәм күз ("син") дигәнне аңлата. Табышсыз булган бу проектның максаты - коми телен яшьләр арасында популярлаштыру.

Бәйгенең беренче этабында барлык теләүчеләр катнаша ала. Аларга 30 минуттан артмаган, бары тик коми телендә генә булган нәфис, документаль яки анимацион фильм төшерергә тәкъдим ителә. Фильмнар 31 майга кадәр кабул ителә.

Сайлап алу нигезендә фестиваль програмы оешачак. 15-30 июнь көннәрендә Сыктывкар шәһәрендә махсус фестивальдә тамашачылар иң яхшы фильмнарны сайлаячак. Җиңүче-фильмнар махсус чыгарылучы "А-пель-син" дискына кертеләчәк. Әлеге дисклар милли тел дәресләрендә барлык республика мәктәпләрдә күрсәтеләчәк. Чараны "Комикиновидеопрокат" оешмасы белән бергә Коми республикасы Мәдәният, туризм һәм архив эшләре министрлыгы оештыра.

Коми теле фин-угыр төркеменә керә. 2010 ел җанисәбенә күрә коми телендә 219 мең кеше сөйләшә.

XS
SM
MD
LG