Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочидагы Олимпиада алдыннан махсус хезмәтләр сугышчыларга илдән китәргә булышкан


“Халыкара кризис төркеме”нең хисабында Олимпиада алдыннан Русия махсус хезмәтләрнең сугышчыларга Сүриягә китү өчен җиңел шартлар булдыруы турында әйтелә.

2014 елда Сочидагы Олимпиада иминлеген тәэмин итү өчен Русия хакимияте көньяк төбәкләрдән экстремистларның чит илгә чыгуына комачауламаган гына түгел, ә хәтта ярдәм дә иткән. Бу хакта “Халыкара кризис төркеме”нең “Экспортка җиһад? Төньяк Кавказда качып ятучылар һәм Сүрия” дигән хисапта әйтелә.

Экспертлар мәгълүматларына күрә, соңгы ике елда Төньяк Кавказның барлык республикаларында террор активлыгы кимегән. Хисап авторларына күрә, бу уңай күренеш махсус хезмәтләр һәм полициянең яхшы эшләвенә генә бәйле түгел, ә сугышчыларның күпләп Якын Көнчыгышка, аерым алганда Сүриягә китүе дә монда чагылыш таба. Рәсми мәгълүматларга күрә генә дә ислам экстремистлары рәтендә Русиянең 2900 ватандашы сугыша. Белгечләр бу сан тагын да югарырак булырга мөмкин дип саный.

“Халыкара кризис төркеме” белдерүенчә, Сочидагы Олимпиада алдыннан Русиядәге махсус хезмәтләр илнең көньягынан читкә чыгу өчен сугышчыларга шартлар булдырган. Моны “Коммерсант” уздырган сораштыруда экспертлар да раслады.

Олимпиада узганнан соң Төньяк Кавказда экстремистик карашлы кешеләргә карата контроль көчәйде. Русия читендә канунсыз төркемнәрдә катнашучыларны җинаять җаваплылыгына тарту турында канун кабул ителде. Хакимият үзенә каршы дип санаганнарга да контрольне көчәйтте. Мисал өчен Дагыстанда исемлеккә шундый 15 мең кеше кертелгән, ди низаг урыннарындагы хәлләрне тикшерүче “Халыкара кризис төркеме”.

XS
SM
MD
LG