Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Романия кырымтатарлары


Төрле чыганакларга караганда, Романиядә, Добруҗа җирләрендә хәзер 25-40 меңга кадәр кырымтатар яши. Аларның күпчелеге Русия Кырымны 1783 елда басып алганнан соң, XVIII – XIX гасырлар дәвамында бу җирләргә Кырымнан күченеп китәргә мәҗбүр булган. Көнчыгыш Европа илләрендә яшәгән кырымтатар диаспоралары арасында Романиядәге кырымтатар диаспорасы иң яхшы сакланган, оешкан, күпсанлы диаспора санала. Романия парламентына кырымтатарлар үзләре канун нигезендә бер кырымтатар депутаты сайлый. Хәзерге чакырылыш Романия парламентында кырымтатарларны Көстәнҗәдән Амет Варол вәкиллек итә.

XS
SM
MD
LG