Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

"Яз гүзәле" чибәрләре Финляндиядә инглиз телен өйрәнәчәк


16 мартта Казанның энергетика университетында студентларның "Яз гүзәле 2016" бәйгесе узды. Быел бәйге тулысынча диярлек татарча узды. "Татар телен саклап калу ул безгә кирәк, ул яшь буыннарга кирәк”, ди бәйгене оештыручыларның берсе, университетның ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.

Быел Татарстан башкаласында “Яз гүзәле 2016” сигезенче тапкыр үткәрелде. Алдагы елларда әлеге бәйге Казан энергетика университеты кысаларында гына үтсә, быел ул шәһәр дәрәҗесенә чыгып, Казанның башка университетларында укучы кызларны да кабул иткән. “Яз гүзәле 2016” исеменә лаек булган Илвина Нәҗипова моңа дәлил булды, ул Казан дәүләт федераль университеты студенты.

Техник университетта саф татарча, милли теманы яктырткан чара үткәрү күпләрне гаҗәпкә калдырды. Бәйгедә катнашучылар барысы да татар гаиләләреннән, татар телендә камил сөйләшүче, халкының гореф-гадәтләрен белүче кызлар булып чыкты. "Яз гүзәле"ндә алар үзләрен татар халык аш-суларын пешерүдә, иҗади яктан, милли костюмнарны тәкъдим итү һәм татар теле белемен күрсәтүдә көч сынашты. Шуннан чыгып жюри әгъзалары иң сылу, иң уңган, иң ялкынлы, иң оста пешерүче, иң ягымлы, иң тапкыр, иң зыялы һәм иң сөйкемле кызны сайлады. Энергетика университетының концертлар залында татар җыр-биюләре яңгырап торды.

Яз гүзәлләрен котларга килгән автор-башкаручы, яшь алып баручылар Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр тамашачыларга “Милләт, уян!”, “Туган җирем” кебек җырларын башкарып милли хис өстәргә тырышты.

“Милләт – һәр татарның күңелендә авыр булып яткан бер мәсьәлә. Хатын-кыз ул – милләтне, телне саклаучы. Бала тууга, телне, гореф-гадәтләрне, әдәбиятны, иң беренче чиратта, ана кеше өйрәтә. Бүген хатын-кызның җәмгыяттәге урыны бик мөһим”, ди Рүзәл. Әхмәдиевләр фикеренчә, “Яз гүзәле” бәйгесендә кыяфәт, тән матурлыгы, акыл дәрәҗәсен генә бәяләмиләр, монда үсеп килүче яңа буын татар кызының, булачак әниләрнең мәгънәлеге, тирәнлеге һәм башкаларга үрнәк булырлыгы ачыклана.

“Татар кызының төп асыл сыйфаты үз туган телен белүдә чагыла. Башка мохиткә килеп эләксә дә, җайлашып, үз теленнән читләшмәскә тиеш. Бездә ике татар һәм бер рус очрашса, урыс телендә сөйләшә башлый, алай булырга тиеш түгел”, ди Рәдиф Әхмәдиев. Ул миллилек, үз телләрен актив куллануда Кытай халкына соклана икән.

Чара тулысынча диярлек татарча алып барсылса да, сәхнәгә менгән кайбер жюри әгъзалары котлау сүзләрен русча җиткерде. “Татарча аңламаучылар да бар, татар телендә зал каршында сөйләргә авыр”, дип алар вата-сындыра татарча номинация исемен укып, җиңүчегә бүләк тапшырдылар.

“Яз гүзәле 2016” бәйгесе тулысынча иганәчеләр һәм күпмедер өлештә энергетика университеты ярдәме белән үткәрелгән. Оештыручылар сүзләренчә, бәйге шәһәр күләмендә үткәрелсә дә, дәүләттән акчалата ярдәм булмаган.

“Мондый татарча бәйге техник университетлар арасында бездә генә уза. Аны тулай торакта татарлар, милләт дип янып йөрүче Айрат исемле егет башлап җибәрде. Бүген ул бездә доцент булып эшли.

Булсын ул татарча да, русча да, чуашча да, марича да. Чөнки тарихны, гореф-гадәтләрне белү, татар телен саклап калу ул безгә кирәк ул, яшь буыннарга кирәк.

Конкурс шунсы белән дә гаҗәп, аның өчен дәүләттән дә, университеттан да акча соралмады. Оештыручылар үзләре иганәчеләр, акча-финанслар табып үткәрде. Бездән бина, актлар залы һәм тавыш аппаратурасы – башка әйбер сораучы булмады”, диде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов. Ректор сүзләреннән аңлашылганча, киләчәктә "Яз гүзәле" бәйгесен республика күләмендә, зуррак залларда үткәрергә телиләр.

Катнашучы кызларның һәрберсе әлеге кичтә бүләкләр белән китте. Аларны бәйгенең иганәчеләре әзерләгән: косметика, чәчәк бәйләмнәре, милли дизайн белән эшләнгән киемнәр, фото һәм видео студияләргә, театрга билетлар бирелде. Татар конгрессы махсус бүләк – планшет алып килгән, Фәрит Мифтахов акчалата премия, ә “Казан нуры” оешмасы җитәкчесе Иркә Мусина кызларның барысына да Финляндиягә инглиз телен өйрәнү өчен юлламалар тапшырды.

XS
SM
MD
LG