Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

Әлбир Крганов Урта Әләзәнгә ярдәм итүне сорап Пенза губернаторына хат язган


Әлбир Крганов Пенза губернаторыннан Урта Әләзән авылы үсеше өчен дәүләттән ярдәм итүне сорый. Ул авыл татарларыннан күп мөрәҗәгатьләр килүен әйтә.

Русия җәмәгать пулаты вәкиле, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов татарлар яшәгән Урта Әләзәндәге хәлләргә борчылу белдереп Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевка рәсми мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта islamtoday яза.

"Дини һәм җәмәгать вәкиле буларак соңгы вакытта миңа Урта Әләзән авылы кешеләреннән мөрәҗәгатьләр ешайды. Алар хакимиятнең авыл үсеш өчен эшчәнлек алып бармауга зарлана. Аерым алганда балаларга мәктәпкәчә үзәкләр булмау һәм гомумән авыл инфраструктурасын яңарту кирәклеген әйтә. Урта Әләзән Русиядән читтә яшәүчеләргә дә таныш авыл. Бу безнең илдә генә түгел, ә Европада да үзенчәлекле иң күп татарлар яшәгән авылларның берсе булып кала”, диелә хатта.

Хәзерге вакытта Урта Әләзәндә 10 меңләп кеше яши. Аларның күпләре үз хуҗалыкларын тота. Авылдагы кирәк-яракларны да алар үзләре юнәтергә мәҗбүр.

“Бу хатка игътибар итеп, кирәк очракта авыл үсеше өчен дәүләт ярдәмен үз контролегезгә алуыгызны сорыйм. Җәмәгать пулаты вәкиле буларак үзем дә авыл кешеләре белән уртак сөйләшүләрдә катнашырга әзер”, диелә анда.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG