Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Чубаров: "Кремль Татарстанны зур игътибар белән күзәтә"


Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров аннексиягә ике ел тулган көннәрдә Дөнья татар конгрессы белән имзаланган килешүнең беркайчан да тормышка ашырылмаганы турында сөйләде.

Ике ел элек, 2014 елның май аенда Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессы 2018 елга кадәр хезмәттәшлек килешүе имзалады. 22 маддәдән торган килешүдә Татарстан һәм Кырымдагы район, авыллар арасында хезмәттәшлек, бер-беренә сәфәрләр, ике тарафның тарихи бәйләнешләрен тикшерү, тел, тарих, мәдәният өлкәсендә уртак фәнни-гамәли конференцияләр һәм шулай ук милли бәйрәмнәрне бергәләшеп уздыру да күздә тотылды.

Ул вакытта Чубаров Конгресс туплаган тәҗрибәне югары бәяләп уртак эшчәнлекнең мөһим булуы белән килешкән иде. Ике ел вакыт узды, килешү кәгазьдә генә калды. Татар конгрессы белән килешү кабул итүнең нечкәлекләре һәм аның тормышка ашырылмавы сәбәпләре турындагы сорауны Азатлык мәҗлес рәисе Рефат Чубаровка бирде.

"Кырым оккупациясенең беренче көннәреннән үк Кремль Татарстандагы сәяси көчләргә аерым бер вазифа билгеләде, аларга Мәҗлес җитәкчелеге, кырымтатар җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләр урнаштыру эшен йөкләде. Март башыннан бирле тегендә-монда йөрүләр башланды. Ул чакта ук Русиянең кырымтатарларны үзенә каратасы килгәнен аңладык, моның өчен алар безгә тел, мәдәният һәм карашлар белән якын булган Идел буе татарларын кулланганын күрдек.

Мәҗлестәгеләр белән киңәшләшкәннән соң май аенда Казанга бардым, ике көн булдым анда, Мәҗлес һәм Татар конгрессы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдык. Имзалаганчы без аның эчтәлеген үзгәрттек, безнең бу килешүгә кул куюның оккупацияне тануны аңлатмавына дәлил була алган сүзләр кулланмадык. Килешүдә тарих, мәдәният, спорт, яшьләр юнәлешләре каралган иде. Аңлашыла ки, килешү гамәлгә ашырылмады, бу мөмкин дә түгел иде, чөнки безнең вакыйгаларга карашлар аерыла. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, Конгресс та тулысынча Мәскәү әйткәнне эшләргә мәҗбүр. Уңга-сулга тайпыла алмыйлар. Моңа карамастан, Татарстан җитәкчелегендә, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында татар халкы өчен күп эшләгән кешеләр бар. Әмма аларның гамәлләре дә Кремль кушканнар белән чикләнгән.

Минемчә, Русиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанны Кремль ныграк күзәтә, чөнки татар халкының киләчәген кайгырткан абруйлы кешеләр нәкъ Татарстанда. Республика җитәкчелеге һәм Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров алар (кайгыртучылар) арасында юк, алар агымга кушылган. Татарстанга Русия эчендә булса да, тигез хокуклар таләп итүчеләргә репрессияләр кулланыла. Бертуган Кашаповлары алсак – берсе төрмәдә, икенчесе чит илдә. Фәүзия Бәйрәмованың башы мәхкәмәләрдән чыкмый. Әмма Татарстанның яшь көче бар. Казанда булганда күрдем мин ул яшьләрне. Русиядә формат үзгәргәндә киләчәкне үз кулларына алырга әзер яшьләр бар анда.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG