Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида мөселманнарның "Содружество" хәрәкәтендә тентү узган


Хабаровскида мөселманнар җыела торган йорт
Хабаровскида мөселманнар җыела торган йорт

Май аенда Хабаровскида мәчет төзи башлау планы бар иде, әмма җирле халык төзелешкә каршы имза җыюга кереште.

Хабаровски төбәге ФСБ идарәсе, прокуратура һәм юстиция министрлыгы "Содружество" мөселманнарның төбәк хәрәкәте бинасында тикшерү уздырган.

Мөселман мәдәнияте, тарихы турында лекцияләр узган бинада китапханәне караганнар. Анда тыелган китаплар юкмы дип эзләгәннәр. Шулай ук тикшерүчеләр оешма эшчәнлегендә чит ил вәкилләре катнашмыймы, чит илдән акчалар килмиме дип кызыксынган. Тикшерү барышында бернинди хокук бозулар табылмаган, дип яза khabtime.info.

Бары тик ФСБ хезмәткәрләрен шкаф башында тузанланып яткан тавыш көчәйткече бераз куркыткан. Мөселманнар урам җыены яки митинг уздырырга җыенмыймы дип сораганнар.

Мөселманнар бу тавыш көчәйткечнең елына бер тапкыр Сабантуй бәйрәмендә куллануын әйткән.

"Содружество" хәрәкәте башлыгы Хәмзә Кузнецов элегрәк Азатлыкка инде 17 ел мәчет төзелеше өчен көрәшүләрен әйткән иде. Хәзерге вакытта төзелешне башлау планлаштырыла, әмма җирле халык гыйбадәтханәгә каршы имза җыя башлады.

XS
SM
MD
LG