Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:29

Татар эшкуарлары: Барысы да ал да гөл!


Рөстәм Миңнеханов (уртада) V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында

Рөстәм Миңнеханов (уртада) V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында

Казанда бишенче Татар авыллары эшкуарлары җыены тәмамланды. Президент Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта бер генә зур мәсьәлә дә күтәрелмәде.

Русиянең 36 төбәгеннән килгән татар эшкуары бүген җыенның соңгы чарасы – пленар утырышка җыелды. 660 вәкил төрле төбәкләрдә бизнес җәелдергән мәсләктәшләренең уңышлары, үсеш юллары, тәҗрибәсе турында чыгышлар тыңлады.

Татар эшкуарлары җитештергән тауарлар күргәзмәсе

Татар эшкуарлары җитештергән тауарлар күргәзмәсе

Иң элек Татарстан президенты татар эшкуарлары җитештергән әйберләр белән танышты. Күргәзмә “Корстон” үзәгенең фойесында оештырылган иде. Утырыш залына кергәч, җыелган халык Миңнехановны аягүрә алкышлады. Президент президиумдагы урынына барышлый микрофон янында туктап “Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләрем! Рәхмәт сезгә! Утырыгыз” дип исәнләште.

Килергә теләгән халыкның уннан бер өлеше генә килде

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. Аның сүзләренчә, җыенда 6 мең татар эшкуары катнашырга теләк белдергән. Казан исә 660 вәкилне генә кабул итә алган. Иң зур делегация – Башкортстаннан: 82 кеше. Киров, Курган, Омск, Пенза, Самара, Сарытау, Ульян өлкәләре, Удмуртия, Мордовия, Чуашстан, Мари иленнән дә эшкуарлар шактый күп килгән. Тамбов һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре бу җыенда әле беренче тапкыр гына катнаша икән.

Иң зур делегация – Башкортстаннан: 82 кеше

“Безнең максат – Русиядәге 4 мең татар авылын берләштерү, аларны үсеш юлына бастыру. Бәлки, бу зур хыял булып күренәдер, ләкин һәр эш кечкенә адымнан башлана бит”, диде Закиров.

Әйтергә кирәк, чыгышларның бөтенесе диярлек татарча булды. Аңламаган кешеләргә синхрон тәрҗемә ясалды. Моның өчен ихтыяҗы булган һәркем махсус колакчыннар алды. Күренеп тора: кайбер эшкуарлар ана телендә авырлык белән сөйләсә дә, чыгышларын барыбер татар әдәби телендә әзерләп килгәннәр – татарча сөйләделәр.

Төп стратегия – сыйфат

Авыл эшкуарлары арасында күпчелекне ир-атлар тәшкил итсә дә, араларында хатын-кызлар да юк түгел. Мәсәлән, Татарстанның Апас районыннан килгән эшкуар Лилия Зәйнуллина элек мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Соңрак туганнары белән берләшеп, 13 сутый җир алып теплица төзиләр. Шунда кыяр үстерә башлыйлар. 2012 елда Сарытау өлкәсендәге бер хуҗалык эшен өйрәнеп кайтканнан соң, лалә чәчәкләрен утыртып карыйлар. Беренче елны 150 мең төп лалә саткан булсалар, быел 8нче март бәйрәменә Зәйнуллина хуҗалыгы 1,2 миллион төп лалә чәчәге саткан. “50 кешене эш белән тәэмин итәбез. Узган елны чит ил яшелчәсенә карата чикләүләр кертелгәч, үзебез үстергән помидор белән кыярны да күбрәк сата башладык”, дип сөйләде ул.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан килгән Фәнзилә Минһаҗева иттән ярымфабрикатлар ясый.

Һәрбер эшчебез пилмәннең нинди иттән ясалганын тәфсилләп сөйләп бирә ала

"Ирем белән эшли башлаганда, бер йөк машинасы гына бар иде. Хәзер 5 тонна ярымфабрикат чыгарабыз. 25 хезмәткәребез бар. 5 сәүдә бинабыз эшли. Районыбызга Русиянең эре сәүдә челтәрләре үтеп керә башлагач, авыр булды. Әмма без сыйфатка басым ясадык. Һәрбер эшчебез пилмәннең нинди иттән ясалганын, итнең нинди маринадта сакланганын тәфсилләп сөйләп бирә ала. Аллаһка шөкер, без җитештергән ризыкка ихтыяҗ зур", ди ул.

Тел сакчысы – авыл

Миңнехановның чыгышын халык өметләнеп көтте булса кирәк. Шулай да, Татарстан президенты озак тотмады – җыелган халыкка рәхмәтен җиткергәннән соң, авылны саклап калу әһәмияте турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

"Авылны сакламасак, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклау авыр булачак. Әнә мәгариф министры монда. Бу сиңа Актаныш түгел, шәһәрдә бөтен нәрсәне татарча итү авыр", диде ул мәгариф министры, элек Актаныш башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттаховка ишарәләп.

Җыенның файдасы бармы?

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены быел инде бишенче тапкыр узды. Кайберәүләр аны бюджет акчасын әрәм генә итәләр дип тәнкыйть утына тотса, икенчеләр җыенның файдасы зур, аны һичшиксез үткәрергә кирәк дигән фикердә тора.

Башкортстанның Чакмагыш районында эшләүче фермер Айдар Габдуллин (сыер ите сата) эшкуарлар җыенына быел икенче тапкыр килгән.

"2015 елда узган җыенда үзебезнең Уфа галиме Ринат Мамаев белән таныштым. Ул безгә авылда шәхси хуҗалыкларга акча кертү програмын төзеште. Әле ярый Казан шушындый очрашулар оештырып тора. Җыеннан соң безнең авылга Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе дә килеп китте. Халыкта милли дәрт хисләре артты. Мондый чараларның файдасы бик зур", диде Азатлыкка Габдуллин.

Айдар әфәнде сүзләренчә, Русиядәге икътисади кризис сәбәпле авылдашларына да ярдәм итә башлаганнар. "Халыкның сатып алу мөмкинлеге шактый кимеде. Без хәзер авыл халкы үз бакчаларында үстергән яшелчәне шәһәргә алып китеп, аны сатып, акчасын үзләренә бирәбез. Кешеләр безгә рәхмәт укый", ди ул.

Мордовиядән килгән эшкуар Данис Казаев бу җыенда икенче тапкыр катнаша. Ул тәрәзә-ишекләр ясау белән шөгыльләнә.

"Шушы бер елда башка эшкуарлар белән бернинди уртак проектларым булмады. Казанга башкаларны күрергә, татарлар белән танышырга киләм. Монда бит барысы да бушлай. Өч көн ашаталар, яшәтәләр. Рәхәт!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG