Accessibility links

Бөтенрусия татар авыллары оешмасына яңа җитәкче сайланды


"Бөтенрусия татар авыллары" оешмасында яңа җитәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

18 мартта татар авыл эшкуарларының бөтенрусия җыены тәмамлангач, Казан милли мәдәни үзәге бинасында Бөтенрусия татар авыллары оешмасының яңартылган шурасы җыелды. Анда оешма җитәкчелегенә Башкортстан вәкиле Фәнир Галимов билгеләнде.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән бергә татар авыл эшкуарлары җыенын оештырган Бөтенруссия татар авыллары иҗтимагый оешмасының яңа рәисе Татарстандагы һәм Башкортстандагы кешеләргә күбрәк җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган артисты буларак таныш.

Ачык чыганаклар хәбәр итүченчә, Фәнир Галимов авыл, районнарга электр үткәрү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе дә. Чыгышы белән Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылыннан.

Татар конгрессы канаты астында эшләгән Бөтенрусия татар авыллары оешмасына җитәкче урынга сайлану Фәнир Галимов өчен көтелмәгәнрәк хәл булган күрәсең, ул алдагы планнар турында әлегә җавап бирергә әзер булмавын әйтте.

Ул татар авыллары алдында торган иң зур проблема дип татар авылларын берләштерү мәсьәләсен атады. "Оешма сәясәттә катнашырга җыенмый, үз эшебез бар, шуны алып барачакбыз", диде Фәнир Галимов.

Аның урынбасары итеп Пермь өлкәсеннән Алмаз Һадиев сайланды. Моңа кадәр бу оешманы эшмәкәр Рәшит Сәнҗәпев җитәкләгән иде.

XS
SM
MD
LG