Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:22

Гүзәлия: "Җырларым күп кешегә таныш, ләкин авторы мин икәнен белмиләр"


"Минем берничә ай беркем белән сөйләшмичә, китаплар һәм намаз укып өйдә бикләнеп утырганым бар. Шул вакытта Аллаһтан ярдәм, киңәш сорый идем. Һәм ул кирәкле чакта сиздерә иде", ди Казан концертына әзерләнүче Гүзәлия.

Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты авылында туып үскән Гүзәлия үзен гади авыл кызы дип таныштырды. Бүген танылган композитор, Мәскәү җырчысы булуына карамастан, ул үзенең миллилеген, нечкәлеген, татарлыгын югалтмаган. “Кирәксә, сыерын да савам, бәрәңгесен дә утыртам, җирен дә казыйм”, ди җырчы. Гүзәлия үз мисалында татар авылы кызының Мәскәү сәхнәсендәге автор-башкаручы дәрәҗәсенә әверелүен сурәтли. Шуңа да карамастан, музыка дөньясында зур үрләр яулау өчен яшь җырчыларга дәүләттән ярдәм кирәк дип саный. Әңгәмәбез Казан белән Мәскәү тамашачысының аермасын ачыклаудан башланды:

Беренчедән, халык һәм менталитет төрле. Минем өчен Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау тансыграк. Мин Казанны сагынып кайтам. Монда минем дусларым, туганнарым. Үзем Чуашстанның Батыр районында гаиләдә унынчы төпчек бала булып тудым. Мәскәү тамашачысы мине болай да еш күрә, шуңа да, Татарстанга җай чыккан саен кайтырга тырышам. Минем җырларым күп кешегә таныш, ләкин авторы мин икәнен белмиләр. Шул сәбәпле дә Казанда концерт куям, үз иҗатым турында сөйлисе, таныштырасы килә.

Татарстанга нинди күчтәнәчләр белән килдең, казаннарны шаккаттыру бик кыен бит хәзер?

Минем кебек автор-башкаручы өчен концерт оештыру – ул язучының китап чыгаруына тиң, ул куелган максат. Күчтәнәчләргә килгәндә, беренчедән, Чаллы шәһәрендә балалар эстрада академиясе ачылды, шул студия белән берлектә рус һәм татар телендә балалар җырлары тупланган ике альбом чыгарабыз. Балалар өчен җырлар бүген аз. Икенчедән, 28 мартта Казанда булачак иҗат кичәмә әзерләнәм. Башка концертлардан аермалы буларак, монда минем җырларымны башкаручы Радик Юльякшин, Булат Нигъмәтуллин, “Казан егетләре”, Илдус Шәйдуллин кебек талантлы ир-егетләр җырлаячак. Ни өчен егетләр икәне концерт исеменнән үк күренеп тора: “Яз бит, дуслар!” Һәм, дөресен генә әйткәндә, егетләр белән эшләргә җиңелрәк.

Гүзәлия, бүген сәхнәдә “Җан белән сөйләшү” кебек дини шоулар, төрле мәдәни-дини чаралар барлыкка килә башлады. Синең аларга карашың ничек?

Мин кечкенәдән әби белән үскән бала. Ул миңа һәрвакыт догалар өйрәтте, хәтта намазга да бастырганы булды. Ләкин һәрчак “кешегә күрсәтмә, үзең генә укы” дип әйтә иде. Ул вакытта дин бүгенге сыман популяр булмаган, кешеләр оялып кына намазын укыган, догасын кылган. Ә бүген дин алга китте. Дини шоуларга килгәндә, минемчә, бу начар күренеш түгел. Һәрберсенең дингә үз юлы булырга тиеш. Әгәр дә кешене шул ук чарлар, дини шоулар белән туры юлга бастыра алалар икән, бу бик әйбәт.

Үзеңнең беренче язган җырыңны яисә шигыреңне хәтерлисеңме?

Мин мәктәптә укыганда Виктор Цой иҗатын бик ярата идем. Һәм беренче шигырем татар телендә аңа багышланган иде. Русча да язгалаганым булды. Авыл баласы булсам да, рус телен әйбәт белә идем, чөнки еш кына айлар буе Мәскәүдәге абый-апаларымда кунакта була идем.

Тамашачы сине ни өчен ярата дип уйлыйсың?

Мин үз эшемне ихластан, чын күңелдән эшлим. Идеал җырчы дип әйтә алмыйм, мин бары тик автор-башкаручы гына. Ләкин барлык гамәлләремне җиренә җиткерәм. Чыннан да, җырларым популярлаша. “Сындырма канатымны” дигәнен бик яратып тыңлыйлар. Әлеге җырны һәр кеше үзенчә кабул итә: кемдер әти-әнисен югалтасы килми, кемдер тормыш иптәшен. Үземә дә якын бу җыр. Кайвакыт моның кадәр бәхет ни өчен бирелә икән дип уйлыйм. Шундук Аллаһка рәхмәт укыйм.

Синең концертларыңда, иҗатыңда милли тәрбия күреп буламы?

Минем җырларымда халыкчанлык бар. Ләкин һәрбер татар җырчысында миллилек булырга тиеш дип уйламыйм. Бәлки кемгәдер кирәктер ул, кемгәдер юк. Үземдә бар, концертларымда милли җырларга һәрчак урын табам. Ә киемнәргә килгәндә, милли бизәкле костюмнар бик күп чыгымнар тәлап итә, шуңа күрә, әлегә андыйлардан чыгыш ясамыйм. Күлмәкләрем күбесе озынча, ачык җирләрем юк диярлек.

Югары классик музыка белән гади халыкчан җырларны бер үк яссылыкта карап буламы?

Минем очракта була, мин үзем классик музыка тыңлыйм, ләкин шул ук вакытта гади халык өчен, җиңел җырлар иҗат итәм. Ләкин җырларым югары сыйфатлы, димәк затлы. Мин беркайчан да 20 минут эчендә җыр язмыйм. Аны эшкәрткәндә дә, музыкантлар белән һәрбер инструментны тыңлыйм, ошамаса шундук әйтәм. Казанда музыка өлкәсендә бик талантлы оранжеровщик бар – Марат Мухин. Миңа аның белән эшләве рәхәт. Аның эше бәядән тормый, ул сыйфатлы җырлар эшләп бирә.

Татар эстрадасының сыйфаты югары дисең, алайса татар җырчылары алдагы елларда Евровидениедә катнаша аламы?

Әлбәттә, ала. Шул ук Радик Юльякшинны алыйк. Ул Европа дәрәҗәсендә җырлаучы кеше. Башкорт булса да, ул татар телендә дә җырлый, димәк татар илен яклап бара ала. Шулай ук төрле телләрдә җырлаучы Филюс Каһировны үрнәк итеп әйтә алам. Андыйларны әле эзләп табарга кирәк. Безнең татар эстрадасы, русныкына караганда талантларга бай, тере тавышка җырлаучылар да күбрәк. Татар җырчыларына хас булган мелизмнар беркемдә дә юк.

Татар җырчылары югары дәрәҗәгә менсен өчен нишләргә кирәк соң?

Минемчә, шундый шәп җырчыларга аз гына ярдәм кирәк. Аларны күтәрмиләр һәм күрмиләр кебек тоела. Дәүләт талантлы җырчыларны күреп алырга тиеш. Мәсәлән, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллинаны күтәргән кебек, башкаларны да ачарга кирәк. Шул ук Евровидениегә җырчылар үз акчаларына бара алмый. Аларга иганәчеләр кирәк.

Синең яшь җырчылар өчен укытучы буласың килмиме?

Юк, мин бары тик кулымнан килгәнчә аларга ярдәм итәм, җырлар язам. Минем үз юлым, аларның үзенеке. Җырларымны башкаргач, минем арбага утырып бару турында сүз бармый.

Иҗаттан туйган вакытларың буламы?

Төрле чак була. Минем берничә ай беркем белән сөйләшмичә, китаплар һәм намаз укып өйдә бикләнеп утырганым бар. Шул вакытта Аллаһтан ярдәм, киңәш сорый идем. Һәм ул кирәкле чакта сиздерә иде. Җыр язу кирәкме, минекеме ул, әллә кеше генә көлдереп йөримме дигән сораулар да тугалады. Шулай Мәскәү метросында уйланып басып торганда, миллионнарча халык арасыннан бер татар кешесе килеп, мине танып алды һәм минем җырларымны тыңлавын әйтте. Бу миңа өстән бертөрле билге булгандыр дип уйладым. Һәм шуннан бирле иҗатымны ташлаганым юк.

Синеңчә, Татарстан дәүләте була аламы? Җырчылар сәясәттә катнашамы?

Була ала. Ни генә әйтсәләр дә, татарча бүген бик күпләр сөйләшә. Татар телендә сөйләшү – ул модада. Шул ук үзебезнең эстраданы гына алыйк: элек оялып барлык җырчылар русча сөйләшсә, бүген алар барысы да рәхәтләнеп татарча аралаша.

Дәүләт Думасында җырчыларның концертларын ниндидер кысага кертә торган яңа канун кабул итмәкчеләр иде, син ул хакта ишеттеңме?

Әйе, концертлар кую мөмкинлеге буенча яңа канун кертмәкчеләр иде. Әлеге вакыйганы мин хупламыйм. Чөнки чикләр куйганда, проблемнар күбәя. Дәүләт концертларны идарә итә башласа, бу ришвәтчелекне генә арттырачак.

Татар эстрадасында чишенеп чыксалар да, тамашачы кул чаба диләр. Моның белән килешәсеңме?

Бу дөрес түгел. Кемнең чишенеп чыкканына кул чапканнары бар? Әйе, сәхнәдә барысы да алтын тавышлы була алмый, ләкин кешелек сыйфатлары, сөйкемлелек, харизма дигән нәрсә бар бит. Ул да тамашачыга кирәк. Бу да үзенә күрә талант. Моны халык үзе сайлый, димәк ул аңарга кирәк.

XS
SM
MD
LG