Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

Истанбул үзәгендә шартлау булды, корбаннар бар


Төрек полициясе шартлау урынында тикшерү эшләре алып бара

Төрек полициясе шартлау урынында тикшерү эшләре алып бара

Шартлауны башкарган интихарчы үзе дә һәлак булган дип хәбәр ителә.

Шимбә көнне Истанбул үзәгендәге Истиклал урамында булган шартлауда, соңгы мәгълүматларга караганда, биш кеше, шул исәптән интихар һөҗүмче һәлак булган. Дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган, алар арасында чит ил ватандашлары да бар диелә.

Әлегә бу һөҗүм өчен беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмады.

13 март көнне Әнкарада шартлаткыч тутырылган машина шартлау нәтиҗәсендә 37 кеше һәлак булган иде. 12 мартта Истанбулда террор гамәле нәтиҗәсендә ун алман туристы һәлак булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG