Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татмедиа татар журналларын Салават концертына төреп сатарга маташа


Татмедиа татар журналларын Салават концертына төреп сатарга маташа
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Үткән атнада Татарстанның Саба районында узган Салават Фәтхетдинов концертында татар журналлары тәкъдим ителде. Татмедиа милли басмаларны Салават тамашаларына төреп сатуга керешкән.

17 мартта Саба мәдәният йортында үткән Салават концертында Татмедиа карамагындагы татар редакцияләре хезмәткәрләренең журнал тәкъдим итү очрагы беренчеләрдән түгел икән. Моңа кадәр алар күренекле җырчы белән Чаллы, Мамадышда булып кайтканнар. Максатлары – милли басма матбугатка реклам ясау һәм укучыларны, тиражны арттыру. Әйтүләренә караганда, Татмедиа агентлыгы башлыгы Андрей Кузьмин үзе Салават Фәтхетдинова белән сөйләшеп, аның концертында татар журналларын рекламаларга, сатарга килешкән. Хәтта ки, Салават әфәнде сәхнәдән торып та бу хакта халыкка әйтер дип көтелә, әмма әлегә беркем дә аның татар журналлары укыгыз, язылыгыз, сатып алыгыз дигән сүзен ишетмәгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның туган ягында үткән Салават концертындагы тамашачыларга мәдәният йорты фойесында “Сәхнә”, “Сөембикә”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары тәкъдим ителә. Журналларны күрсәтү белән беррәттән, Татмедиа аларны күпләп сату максатын да куйган булган. Ләкин барлык басмалар да бертигез дәрәҗәдә кызыксыну уята алмаган.

“Казан утлары”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп” басмаларын берничә дистә алдылар. Чөнки аларның аудиториясе – олы яшьтәге кешеләр һәм алар концерт тулы иде. Ә “Сабантуй” журналына килсәк, мондый чарага балалар йөрми, шәхсән үзем өчне сата алдым”, ди “Сабантуй” балалар журналы вәкиле Айсылу Мөхәммәтҗанова. Аның фикеренчә, аудиториясе Салават концертына туры килмәгән “Сабантуй”ны мәктәпләрдә яки малайлар-кызлар күп булган чараларда рекламаларга кирәк.

Кайбер басмалар сату әйбәтрәк барсын өчен өстәмә кызыксындыру чарасы да уйлаганнар. Мәсәлән, “Салават күпере” журналы вәкилләре басманы балалар уенчыкларына төреп сатарга тырышкан. Бу алым аларга күпмедер уңыш та китергән.

“Казан утлары” журналыннан Гөлзадә Бәйрәмова татар матбугатының тауарга әйләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, журналистлар басманы чыгарудан тыш, урнаштыру, сату, укучыларны табу белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр.

Бүген “Казан утлары”ның дүрт меңләп абүнәчесе бар икән. “Бу бик әйбәт күрсәткеч дисәм, ялгышмам. Ләкин яхшылыкның чиге юк. Йөз тапкыр сөйләгәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк диләр бит. Укучыларның журналны чыгаручылар белән очрашуы, алар белән аралашуы, турыдан-туры журналда нәрсә чыкканнарын аңлатып бирү – бик кирәкле гамәл”, ди Гөлзадә Бәйрәмова.

Журналист Фәнил Гыйләҗев фикеренчә, “Казан утлары” борынгы басма булганга күрә, күпләр аны оныта башлаган, “Журнал әле дә чыгамыни соң, исәнмени ул?” дип сорыйлар икән.

“Язучылар, журналистлар һәрвакыт халык арасында булырга тиеш. Үзләренең журнал-газетларын редакциядә утырып язып кына халыкка ирештереп булмый. Халык арасында йөреп, күпмедер үзеңне, язган әсәрләреңне күрсәтә аласың икән, бу кешедә кызыксыну уята һәм матбугат чарасына язылу теләге арта”, ди Фәнил.

Әлеге чараларда журналлар тәкъдим итүчеләрдән шунысы да мәгълүм булды: Татмедиа Салават концертында сату, яздыру өчен барлык шартлар булдырса да, редакциядән баручылар турында уйлап бетерми.

“Аша-эчү, әлбәттә, булмады. Фойе салкын иде, ишектән кеше йөреп торганга, суык тидереп кайттым. Салават Фәтхетдинов безнең янга чыгып та карамады, сәхнәдән дә берни әйтмәде. Мәдәният йорты халык белән тулы иде, концерт програмында Казанда үткән тамашасы кабатланды, Илһам Шакировка сәхнәдә һәйкәл куеп, “Түшәк” кебек шаян җырларын башкарды. Бары тик Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов кына концертка керешли, “Сатыламы кызлар?” дип тиз генә узып китте”, диде Айсылу Мөхәммәтҗанова.

XS
SM
MD
LG