Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Барак Обама Кубага тарихи сәфәрен башлый


Һавана урамнарында Обама сәфәре турында игъланнар
Һавана урамнарында Обама сәфәре турында игъланнар

1928 елдан бирле бу американ президентының Кубага беренче сәфәре булачак.

Американ президенты Барак Обама бүген Кубага ике көнлек сәфәрен башлый.

Сәфәр барышында ул Куба җитәкчесе Раул Кастро белән сөйләшүләр үткәрәчәк, җәмгыять вәкилләре белән очрашачак, җирле телевидениедә туры эфирда чыгыш ясаячак.

1928 елдан бирле бу американ президентының Кубага беренче сәфәре булачак. Мәгълүмат чаралары аны тарихи сәфәр дип бәяли.

Ак йорт белдерүенчә, Обама сәфәре американ эмбаргосы аркасында зыян күрүче Куба халкының тормышын яхшыртуда бер адым булып тора.

2014 елның декабрендә Кушма Штатлар һәм Куба 1961 елда өзелгән дипломатик мөнәсәбәтләрен торгызу ниятен белдергән иде. Узган елның июлендә Һавана һәм Вашингтонда ике илнең дә илчелекләре ачылды. Ләкин Куба белән икътисади һәм һуманитар өлкәдә элемтәләр урнаштыруга чикләүләр әлегә тулысынча бетерелмәгән. Элемтәләрне тулысынча торгызу өчен Конгресс карары кирәк, ул әле бу адымга әзер түгел.

XS
SM
MD
LG