Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җир сәгате" чарасына Казан да кушылды


"Җир сәгате" акциясенә Татарстан да кушылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Дөньяның күп кенә илендә билгеләп үтелүче "Җир сәгате" чарасы 19 мартта Казанда да уздырылды. Кичке якта Казан кирмәне һәм башкаланың күп кенә дәүләт оешмалары биналарында электр утлары бер сәгатькә сүндереп торылды.

Кешеләрнең үз планеталарының киләчәгенә битараф булмауларын һәм Җир ресурсларын сакчыл куллану кирәклеген күрсәтү максатыннан дөньяда 2007 елда уздырыла башлаган "Җир сәгате" чарасы 19 мартта Казанда да оештырылды.

20:30-21:30 сәгатьләре арасында Казан кирмәнендәге биналарның барысында да электр утлары сүндереп торылды. Шулай итеп Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Благовещенски чиркәве һәм башка биналар караңгылыкка күмелде.

Казан Кирмәнен карап йөрүче туристларның кайберләре мондый чарадан хәбәрдар булмауларын, кайберләре бу акцияне хуплавын, ә кайберләре киресенчә моның файдасыз гамәл дип исәпләүләрен белдерде.

Спас манарасы янында Азатлык сорауларын җаваплаган, исемен әйтергә теләмәгән бер турист Кремль урамындагы сүндерелмәгән утларга күрсәтеп, бары тик билгеле биналардагы электр утларын гына сүндереп нәтиҗәгә итерешеп булмавы турында әйтте.

"Минемчә кешеләрнең кайберләре кирмәндәге биналарның электр утларының сүндерелүен хәтта сизмәделәр дә. Урам утлары янып тора бит. Кирмән эчендәгеләр генә электр утларының сүндерелүен күрә алды"

"Җир сәгате" чарасы беренче мәртәбә 2007 елда Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) һәм The Sydney Morning Herald газеты тарафыннан уздырылды. Фонд әлеге чара белән кешелек дөньясын климат үзгәрешләре мәсьәләсенә игътибар итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG