Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:49

Казанда Татарстан референдумын искә алырга йөзләп кеше җыелды


19 мартта ТИҮ Татарстан референдумына 24 ел тулуны митинг оештырып билгеләп үтте. Йөзләп кеше катнашкан чарада 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтару таләп ителде.

Казанның Вахитов һәйкәле янында уздырылган чара Татарстан гимнын тыңлау һәм Коръән аятьләрен уку белән башланып китте.

Митингта "1990 елгы декларацияне тормышка ашырырга", "Татарстан республикасының 1992 елгы Конституциясен кайтаруны таләп итәбез", "Хватит грабить бедных" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Иң беренче булып чыгыш ясаган татар активисты Илдус Садыйк сүзен, мәйданга җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләүдән башлады.

1992 елның 21 мартында Татарстанның суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан Татарстан халкының 61,4 проценты уңай җавап бирде.

"Халык үзенең мөстәкыйль булырга теләвен онытмаса, без үзебезнең нәтиҗәгә ирешербез дип уйлыйм. Без акыл белән көрәшергә тиеш, чөнки безнең якта хакыйкать. Көрәшебез дәвам итә. Һәм халык моны референдумда исбат итте. Безнең референдум халыкара комиссияләр тикшерүендә үтте. Кырымдагы референдум исә икенче төрлерәк узды. Аның ике еллыгын Казанда да бәйрәм иттеләр. Ләкин безнең бәйрәм нигәдер рәсми рәвештә үткәрелми", дип белдерде ул.

Мондый чараларга һәрдаим катнашып, үз сүзен кыю рәвештә әйтеп килгән Камал театры артисты Әзһәр Шакиров фикеренчә, тормышта кемдер алга бара кемдер артта кала.

"Без референдумда җиңеп чыктык һәм үзебезнең кем икәнлегебезне урыс дәүләте алдында исбат иттек. Һәм үз теләгебезгә ирешер өчен иң дөрес юлны таптык. Ул да булса, халкыбызның тыныч юл белән үз дәүләтен төзүе".

Митингка килгән халыкка Татарстан әләмчекләре тараткан "Азатлык"татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин үз чыгышында, 1992 елның 21 мартында узган референдум белән татар халкы үзенең дәүләтчелеген торгызу өчен иң мөһим эшләрнең берсен башкарды, дип белдерде.

"Татар халкы әлеге референдум белән үзенең милләтен, дәүләтен торгызу эшендә фикер ягыннан үсеп чыккан көчле милләт булуын күрсәтте. Һәм иң мөһиме татар халкы демократик, хокукый юллар белән үзенең дәүләтчелеген торгыза алуын күрсәтә алды. Без бүген бу мәйданда җыелганбыз икән, димәк татар халкы үзенең дәүләтчелек рухын саклый алды дигән сүз".

Митинг татар халык җырлары белән үрелеп барды. Ахырдан митингның декларациясе бертавыштан хупланды.

БМОга, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына, Русия президентына, Русия Дәүләт думасына, Татарстан президентына, Татарстан парламентына җибәреләчәге әйтелгән декларациядә өч төп таләп куела.

Бу таләпләрнең беренчесе: "Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларациясен, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен тануны һәм хокукый бәяләмә бирүләрен сорап Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, демократик илләргә мөрәҗәгать итәргә"

Икенчесе: Татарстан Дәүләт Шурасы кичекмәстән 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. "Суверен дәүләт халыкара хокук субъекты", "Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия", "Җир һәм аның байлыклары бөтен халык милке". Дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтарылырга тиеш.

Өченчесе: Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясында тыңлаулар үткәрүне сорыйбыз. Бу тыңлауларда Русиянең "Милли азчылыкларны яклау конвенциясе" һәм "Региональ телләр һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясен" тупас бозган өчен, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк иткән өчен гаепле дип танырга чакырабыз. Бу җинаятьләре (төп халыкларга каршы этноцид) өчен Русия Европа Шурасыннан чыгарылырга тиеш, дигән таләпләр митинг декларациясендә урын алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG