Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

20 март Мәскәүдә ВДНХның иң зур павильоннарының берсендә Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз бәйрәме соңгы ун елда Мәскәү хөкүмәте катнашында, оештырырылган төстә бәйрәм ителә башлады.

Соңгы ике елда гына бәйрәм ВДНХда уздырыла, аңа кадәр ул Лужники дип аталган зур стадионнарның берсендә үтә иде. Нәүрүз бәйрәмендә Мәскәүдә яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнашканнар дип уйлыйсы килә. Чөнки төрле милләтләрдән торган шул тикле халыкны – бәйрәм намазларын санамаганда Мәскәүдә әле бер генә милли чарада да күргән юк иде. Милләтләр күп катнашса да, аерым урыннар - кечкенә павильоннар бары тик 20 милләткә генә бирелгән. Анда Нәүрүз бәйрәмен бергәләп бәйрәм итәргә килсәләр дә, ул халыкларда элек-электән үткәрелеп килмәгән, аларның милли бәйрәме булып саналмаган татар, башкорт, чуаш һәм башка халыклар да бар иде.

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин

“Иң зур павильон безнеке, - диде Татарстанның вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев. - Шулай булса да, аны зур дип әйтеп булмый. 110 квадрат метр инде. Урын җиткәнчә үзебезне күрсәтерлек әйберләр урнаштырдык”. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин да катнашты. Биредә татар халык ашларын “Катык” ширкәте тәкъдим итте. Анда милли ашларның барысын да авыз итәргә була иде. Шулай ук чигүле читекләр, чүәк, калфаклар, милли киемнәрдән киенгән ташаяк курчаклар, догалы савыт-сабалар һәм шундый бик күп төрле әйберләрне карарга да сатып алырга да була иде.

Башкорт балы сатучылар

Башкорт балы сатучылар

Татарстан кунак булып кына түгел, бәйрәмнең башка чараларында да катнашты. “Мәскәү Нәүрүзе” дип аталган бәйрәм сәхнәсендә данлыклы Ренат Ибраһимов, Сөмбел Билалова, Актаныштан “Агыйдел”, Тольятти шәһәреннән “Идел” дип аталган татар бию төркемнәре чыгыш ясады. Сәхнәдә шулай ук Башкортстан кунакларын да күрдек. Аларның да аерым павильоны бар иде. Анда башкорт балы сатылды, төрле кул эшләре белән танышырга һәм сатып алырга була иде. Азатлык хәбәрчесе Башкортстан повильонындагы милли киемле бер егеттән: Нәүрүз бәйрәме Башкортстанда уздырыламы?” - дип сорагач: “Юк, бездә в основном Сабантуе! Менә бәйрәмдә барыбер катнашырга булдык халык белән”, диде Уфа кунагы.

Азәрбайҗанның бодай шытымнары

Азәрбайҗанның бодай шытымнары

Әлбәттә, Нәүрүзне үз бәйрәме итеп чын күңелдән Таҗикстан, Азәрбайҗан, Иран ислам республикасы, Әфганстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Дагыстан һәм башка халыклар бәйрәм итте. Азәрбайҗан павильонында бертуктаусыз барабаннарда уйнадылар. Аларның павильоны өстенә “Азәрбайҗан – ут иле” дигән сүзләр язылган иде. Аларның бәйрәм өстәлләрендә Нәүрүзне билгеләүче шытып чыгып, савытларда үсеп килүче бодай уҗымын күрергә була иде. "Әгәр дә сезнең Яңа елда яңа ел билгесе булып чыршы торса, безнең Яңа ел билгесе менә шушы үсенте – ул сәмәни дип атала", диделәр.

Талыш павильоны

Талыш павильоны

“Талыш милли – мәдәни автономиясе” павильоны дигән язманы күргәч, аларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итми булдыра алмадык. Андый милләт барлыгын бер дә ишеткән юк иде. “Сез нинди телдә сөйләшәсез? Сез кайда яшисез?” дигән сорауга, талыш павильоны хуҗасы Рамик Насиров болай диде: “Безнең тел иң борынгы телләрдән санала. Заратуштра талыш телендә сөйләшкән. Ул язган “Авеста” китабы да безнең телдә – талыш телендә язылган. Без – бик борынгы халык. Ләкин бүгенге көндә безнең дәреслекләребез дә, китапларыбыз да юк, сакланмаган. Бер төркем әйдәп баручылар телебезне яңадан торгызырга телиләр, әлифба язалар. Безнең халыкның күпчелеге көнбатыш Иранда яши. Азәрбайҗанда да яшибез”, диде ул. "Сездә “әни” сүзе ничек әйтелә?" дигән сорауга, Рамик әфәнде: “Бездә әни сүзе берничә төрле әйтелә. Без әнине “иня” дип тә атыйбыз, “муа” дип тә әйтәбез. Күпчелек “муа” дип әйтә", диде ул һәм Мәскәүдә үзләренең автономияләре булуы белән горурлануын да белдерде.

Бәйрәмгә килгән халык

Бәйрәмгә килгән халык

20 мартта Нәүрүз бәйрәме көне буе дәвам итте. Нәүрүзне котлап, беренче булып сәхнәдә Пятницкий исемендәге хор чыгыш ясады. Аны килгән халык бик тыныч кына кабул итте. Ә инде алар янына Нәүрүзне чын үз бәйрәме итеп атаган халыкларның милли киемдәге вәкилләре сәхнәгә күтәрелеп һәрберсе үз телендә “Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!” дип котлагач, тамаша залында халык аларны алкышлар белән бергә шатлыклы авазларга күмде.

Нәүрүз кунаклары

Нәүрүз кунаклары

Сәхнәдә төрле халыклар үзләрендә Нәүрүз бәйрәмен ничек үткәрәләр, шулай театрлаштырып күрсәттеләр. Анда ”Борынгы Нәүрүз”, “Гаилә Нәүрүзе”, “Бәхетле Нәүрүз” һәм башка шундый темаларга чыгышлар булды.

Бу бәйрәмдә шулай ук Мәскәү хөкүмәтенең милләтара бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Владимир Черников, Русия президентының эчке сәясәт бүлегеннән Татьяна Панина, Азәрбайҗанның Русиядәге илчесе, танылган җырчы Полат Бүл-бүл оглы һәм башкалар чыгыш ясап килгән халыкны бәйрәм белән котладылар.

XS
SM
MD
LG