Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Ашарга аз бирүгә зарланган Рязань мәктәбе укучысын гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр


Рязань шәһәренең 71нче мәктәбе укучысы "ВКонтакте" челтәрендә ашханәдә порцияләр кечкенә дип зарлануы өчен гафу үтенергә мәҗбүр булды.

Үзенең "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсендә мәктәптә ашарга аз бирүләренә зарланып фото урнаштырган укучыны һәм ата-анасын мәктәп мөдиренә чакыртып сөйләшкәннәр һәм ашчылар алдында гафу үтенүен сораганнар.

Журналистлар Рязань шәһәренең 71нче мәктәбендә чыннан да порцияләрнең кечкенә булганын, балаларның ач калганын язып чыкты. Ризыкны өстәп бирмиләр. Укучыларның берсе укытучыларның тәлинкә тутырып ашаганнарын әйткән.

Мәктәп җитәкчелеге боларны кире какты һәм бу уку йортында балаларны башка мәктәпләрдән дә яхшырак ашаталар, дип белдерде.

Социаль челтәргә ризыгының рәсемен урнаштырган малай мәктәптә бушка ашый. Агымдагы уку елында мәктәпләрдә ашату белән җәнҗаллар булды. Алабугада аз керемле, күпбалалары гаиләдәге һәм инвалид балаларны ташлама нигезендә ашатуны туктатканнар иде. Ата-аналар моңа канәгатьсезлек белдереп имза җыйды. Самар мәктәпләренең берсендә бушка ашаган аз керемле гаиләләр балаларын аерым өстәлгә утыртып башка төрле ризык бирә башладылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG