Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Билгеле галимә һәм шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар телен өйрәнү әлеге дәрәҗәдә дәвам итсә, мәктәпләрдә 35-40 елдан татар телен укыту бөтенләй бетәчәк дип исәпли.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина соңгы чорда конференцияләрдә, төрле чараларда тел һәм милләт язмышы турында аянычлы фикерләрен белдерә. Азатлыкка да ул туган тел укытудагы кайбер күзәтүләре һәм нәтиҗәләре турында бүлеште:

“Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре шактый катлаулы. Чөнки елдан-ел тел һәм әдәбиятны укыту кыскара бара. Аның сәбәпләре күптөрле. Монда демографик чоңгыл мәсьәләсе дә, мәктәпләрне оптимальләштерү, филиаллар барлыкка килү дә сәбәпче. Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханнарының килеп керүе дә, аларның туган телләргә урын калдырмавы да үзенең тискәре эшен башкара. Шул ук вакытта татар теленең республикадагы дәрәҗәсенең, статусының да түбән булуы безнең файдага түгел. Әгәр дә 2002 елдан алып 2014 елга кадәрге чорны алсак, шушы чор эчендә туган телләрне өйрәнү 58-59 проценттан 40-41процентка калган. Ягъни Башкортстандагы татар баласының бүгенге көндә 40 проценттан чак кына артыгы туган телен теге яки бу дәрәҗәдә өйрәнә. Теге яки бу дәрәҗәдә дигәнем, бу туган тел өйрәнүчеләрнең бары тик 4 проценты гына татар телен ана теле буларак өйрәнә, калган 36-37 процент аны предмет, фән буларак өйрәнә. Бөтен дөньяда билгеле, әгәр туган телне өйрәнү предмет дәрәҗәсенә генә кала икән, ул вакытта телнең киләчәге юк, аның яшәешенә куркыныч яный дигән сүз. Әгәр дә шушы темп, шушы тизлек, шушы шартлар саклана икән, чама белән 35-40 елдан мәктәптә татар теле өйрәнүчеләрнең саны нольгә килеп җитәчәк. Ягъни мәктәпләрдә тел өйрәнүче балалар бетәчәк.

Бу шартларда без үзебезнең киләчәгебезне, телнең киләчәген Башкортстан татарларының киләчәген кайгыртырга, телнең яшәү мохитен, яшәү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиешбез. Чөнки яңа алымнар, яңа ысуллар кулллану гына, укытучы кулына ниндидер технологияләр бирү генә бу очракта ярдәм итми. Очкычларның кире әйләнеп кайта алмау ноктасы дигән төшенчә бар. Менә без шул ноктаны үтмәс өчен, әле максималь дәрәҗәдә эшләп калырга тиешбез. Сүз Башкортстан татарларының киләчәген кайгыртыртутурында гынабармый, гомумән, татарның киләчәге турында бара”.

Апрель аенда Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте конференциясе узачак. Анда мохтарияткә яңа шура һәм җитәкчелек тә сайланачак. Яңа сайланачак шурага Лилия Сәгыйдуллинаны да кертү, оешма каршында Башкортстан татарларын саклау, туган телләр укытуны үстерү буенча концепция төзү өчен төркем дә оештыру күзаллана.

Башкортстан дәүләт университеты доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинага 60 яшь тулды. Февраль аенда аның Уфада, 18 март туган ягы – Шаран районында юбилей чаралары узды. Уфада узган чара студентлар башлангычы һәм оештыруында узды. Лилия Сәгыйдуллина үзе иҗат кичәләре уздырырга җыенмаган булган. Татар бүлеге студентлары чараны үзләре оештырып, үзләренчә остазларына бүләк ясады. Моңа кадәр Уфада студентлар көче белән остазларын хөрмәтләүче андый чаралар оештырылганы юк иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG