Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан референдумының 24 еллыгына Казанда әләмнәр таратылды


Наил Нәбиуллин:"Байрак тарату - халыкка Татарстанның дәүләт икәнен искә төшерә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

21 мартта Татарстанның суверенлык декларациясен яклап үткәрелгән референдумга 24 ел тулды. Бу уңайдан "Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары Бауман урамында Татарстан байракчыклары таратып халыкны бәйрәм белән котлады.

Бер меңләп Татарстан байракчыгын таратуны оештырган Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Азатлык радиосы сорауларын җаваплап 21 мартның Татарстан өчен иң истәлекле көннәрнең берсе булуын әйтте.

Татарстан референдумы

1992 елның 21 мартында Татарстанның суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан Татарстан халкының 61,4 проценты уңай җавап бирде.

"1992 елның 21 мартында Татарстан дәүләтчелеге хакында референдум үткәрелде. Ул вакытта татар халкы үзенең дәүләтчелеккә лаеклы булганын игълан итеп референдумда җиңде. Безнең бу референдумны онытырга хакыбыз юк. Без бүген шушы көнне искә төшерер өчен, Татарстанның дәүләтчелек символларыннан берсен таратырга чыктык. Казаннан тыш Норлат, Биектау, Чаллы шәһәрләрендә дә бу акция үтте", дип белдерде.

Нәбиуллин Татарстанда бүгенге көндә референдум темасының ябык тема булуын һәм аның нәтиҗәләренең искә төшерелмәвен әйтеп үтте: "Татарстан хакимияте бу референдумны искә алмый. Әмма милли активистлар бу көнне искә төшереп торса, милләтебезгә файда булыр дип уйлыйм".

Наил Татарстан хакимиятенең бу референдумны искә алмавын, хакимияттәгеләр өчен бу көннең шактый уңайсыз көн булуына бәйләп аңлатты.

"Татарстан референдумы искә алынса, көн кадагына татарның хокукларын үтәү мәсәләсе килеп чыгачак. Чөнки референдум узганнан соң безнең Конституция кабул ителде, ул Конституциядә татар теле дәүләт теле була дип игълан ителде. Ә бүгенге көндә татар теле дәүләт теле буларак бик аз кулланыла, ул бары тик кәгазьдә генә кала. Шуңа күрә, шактый авыр сораулар килеп чыкмасын өчен һәм бу сорауларны халык үз башында әйләндермәсен өчен референдум көнен искә алмыйлар дип уйлыйм", диде ул.

Нәбиуллин сүзләренчә, урамда Татарстан байракчыкларын тарату, халыкта республикага, татар милләтенә карата мәхәббәт хисе уятачак һәм Татарстанның дәүләт икәнен искә төшерәчәк.

XS
SM
MD
LG