Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Моннан 24 ел элек Татарстанның Суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан сайлаучыларның 61,4 проценты “әйе” дип җавап бирде.

Әлбәттә бу күренекле, күп яктан язмышларны билгеләүче нәтиҗә булды. Аңа җиңел генә ирешеп булмады. Республика өчен гаять мөһим бу референдум әзерләүдә зур кыенлыклар һәм федераль үзәк белән кайнар бәхәсләр дә булды.

Референдум халыкара хокукый кагыйдәләргә тулысынча туры китерелеп уздырылган иде. Шулай итеп, Татарстан халкы үзенең үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашырды. Моны чит илдән килгән күпсанлы күзәтүчеләр дә таныды. Үз чиратында, халыкларның үзбилгеләнү хокукы турында Берләшкән Милләтләр Оешмасы низамнамәсендә язылып куелган, шулай ук бу матдә “Кеше хокуклары турында гомуми декларация”дә һәм 2007 елда кабул ителгән “Төп халыклар турында Декларация”дә дә төп урынны алып тора.

Референдум нәтиҗәсе (1992) Бәйсезлек Декларациясе (1990) һәм Татарстан Конституциясе (1992) белән беррәтән дәүләтчелегебезнең хокукый нигезен тәшкил итә. Русия белән вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара бүлешү турында шартнамәне имзалау белән бергәлектә әлеге сәяси актларны тормышка ашыру исәбенә аерым сәяси феномен – Татарстан моделе барлыкка килде.

Референдум үзенең тарихи миссиясен үтәп бетерде дип әйтеп булмый. Шуны да истән чыгармыйк – Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасының хакимият органнары арасында 2017 елга кадәр гамәлдә булачак вәкаләтләр бүлешү килешүендә референдум телгә алына. Моны истә тотып, дәүләтчелек яши, дип формаль рәвештә әйтергә була. Һичьюгы, кәгазьләрдә ул сакланып калган. Ким дигәндә, 2017 елга тикле. Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы бәхәскә нокта куярга иртә әле.

XS
SM
MD
LG