Accessibility links

"Ярлылар" өчен яңа iPhone тәкъдим ителде


Дүшәмбе кич Калифорниядә Apple ширкәтенең матбугат очрашуында яңа iPhone тәкъдим ителде. iPhone SE дип аталган бу җиһаз элеккеләрдән очсызрак торачак, шулай да ул гади кеше кесәсенә кыйммәтрәк булып чыга.

Соңгы елларда Apple смартфоннары зурая баруга карамастан, кечкенә экранлы җиһазлар да шактый кызыксыну уята. Моның турында ширкәтнең маркетинг бүлеге җитәкчесе Грег Джозвяк белдерде. Шуңа күрә яңа iPhone экраннары кечкенә булачак.

Техник сыйфатлары белән iPhone SE флагман 6s-ка охшаячак, тик аның корпусы кечкенә булачак. Дисплей нибары 4 дюйм тәшкил итәчәк. iPhone SE дүрт төстә сатылачак (ак, кара, ал һәм алтын). Шулай ук, Live photos һәм селфи өчен фронталь экраннан яктырткычы да булачак.

Чарада шулай ук акыллы iWatch сәгатьләре өчен яңа параметлар тәкъдим ителде
Чарада шулай ук акыллы iWatch сәгатьләре өчен яңа параметлар тәкъдим ителде

Җиһазның бәясе $399 дип билгеләнгән, ягъни ул барлык сатылган iPhone-нардан иң арзаны булып чыга. Журналистлар шунда ук аңа "Ярлылар" өчен iPhone исемен кушты. Дөрес, "ярлы" сүзе биредә бик образлы кулланыла, чынбарлыкта аны бары тик урта керемлеләр генә ала алачак (бүгенге доллар-сум курсы белән исәпләгәндә, бу җиһаз бәясе кимендә 27 мең сум торачак).

iPhone SE сатуга 31 мартта чыга. Апрель дәвамында җиһаз йөзгә якын илдә сатыла башлаячак, шул исәптән Русиядә дә.

Яңа смартфонда ачыклыгы 12 мегапиксель булган камера тора, фотосурәтләрне эшкәртү процессоры, 63 мегапиксельгә кадәр панорамалы төшерү мөмкинлеге, тиз фокус тоту, 4K видео төшерү мөмкинлеге бар. 64 ГБ хәтере булган җиһаз бәясе $499 булачак.

Яңа iPad Pro
Яңа iPad Pro

Матбугат очрашуында шулай ук яңа iPad Pro тәкъдим ителде. Аның да экраны чагыштырмача кечерәк - 9,7 дюйм. Техник сыйфатлары iPad Pro-га шактый охшаш. Шуннан тыш яңа җиһазда True Tone Display функциясе бар - экран үзе тирә-яктагы яктылыкны бәяләп, экран яктылыгын кирәгенчә көйли. Җиһаз бәясе Русия акча берәмлеге белән исәпләгәндә, 52 990 сумнан булачак.

Матбугат очрашуында шулай ук яңа iOS версиясе дә игълан ителде. Блоггерлар чарада яңа ультраҗиңел ноутбуклар да тәкъдим ителәчәген көтте, тик чара ансыз узды.

iPhone SE-ны тәкъдим итү:

XS
SM
MD
LG