Accessibility links

сишәмбе, 25 апрель 2017, Казан вакыты 11:36

Якутия композиторлары берлегенең IX корытлаенда Русия композиторлары берлеге идарәсенең яңа рәисе, татар композиторы Рәшид Кәлимуллинның катнашуы көтелә.

Якутия композиторларының IX корытлаенда 2030 елга кадәр берлек эше концепциясе тикшереләчәк. 26 март Якутскида үтәчәк корылтайга Русия композиторлар берлеге идарәсенең яңа рәисе Рәшид Кәлимуллинның килүен җирле мәгълүмат чаралары "зур вакыйга" дип яза.

2015 елның декабрендә Русия композиторлары берлеге рәисе итеп сайланган Татарстан һәм Русиянең халык артисты Кәлимуллин Мәскәү һәм Казанда эшли, Татарстан композиторлар берлеге рәислегендә дә эшен дәвам итә.

Якутия композиторлары корылтаенда биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалачак. Оешма 1979 елда корылганнан бирле Русия композиторлар берлегендә әгъза булып тора. Бүгенге көндә берлектә алты композитор һәм биш музыка белгече бар. Якутия композиторлары 20дән артык опера, 33 балет, симфонияләр һәм вокал-инструменталь әсәрләр иҗат иткән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG