Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрмәдә кыйнауны тикшерү өчен җинаять эше ачылды


Тикшерү комитеты Казанның 19 санлы колониядә эшләүчеләрнең тоткыннарга каршы көч куллануын тикшерү өчен җинаять эше ачты.

Казанның 19 санлы колониясендә хезмәткәрләрнең тоткыннарны кыйнавын тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Җинаять кодексының 286 маддәсе өченче өлеше нигезендә рәсмиләргә бу гамәлләре өчен 10 елга кадәр төрмә яный. Прокуратура җинаять эшен ачуга кануни нигез булганын раслады.

Февраль аенда "Зона Права" исемле хокук яклау оешмасы йөзләре белән диварга карап торган тоткыннарны кыйнауны күрсәткән видеоны интернетка чыгарды. Видео төшерелгән урын Казанның 19нчы колониясе коридорына охшаган. Тикшерүчеләр андагы хезмәткәрләрнең һәм тоткыннарның исемнәрен ачыклаячак. Тоткыннар хокукын яклаучы "Зона Права" оешмасы зыян күргән кешеләргә бушка юридик ярдәм күрсәтергә әзер булганын белдерде.

XS
SM
MD
LG