Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукай бүләгенә намзәт иҗат кичәсен үзе кайгыртырга тиеш"


"Тукай бүләгенә намзәт үзе чапмаса, беркем дә аңа кичә үткәрмәячәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

"Тукай бүләгенә намзәт үзе чапмаса, беркем дә аңа кичә үткәрмәячәк"

21 март Камал театрында язучы Газинур Моратның иҗат кичәсе узды. Тукай бүләгенә башка намзәтләр нигә Камал сәхнәсенә күтәрелми? Азатлык әлеге сорауны язучылар, галимнәргә бирде.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген дәгъвалаучылар – 13 шәхес һәм иҗади төркем арасыннан язучы Газинур Морат кына Камал театрының кече сәхнәсендә иҗат кичәсен үткәрде. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Азатлыкка: "Бу кичә Газинур Моратның Тукай бүләгенә тәкъдим ителүе белән бәйле", дип әйтте.

Камал театры администраторы Илназ Хәйбуллин безгә Газинур Моратның иҗат кичәсе ике атна элек планлаштырылуын җиткерде. Залның ничек арендага алынуын һәм кичәнең нинди акчага үтүен җавапсыз калдырды, "театр мөдире сәфәрдә, икенче атнага гына кайта", дип белдерде.

Башка намзәтләрнең Камал сәхнәсенә менәчәге турында игъланнар күренми әлегә. Татарның милли йөзенең бер үзәге булып торган Камалга нигә башка намзәтләр чыгарга теләми? Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасыннан интернет челтәрләрдә "беркая да үтеп кереп булмый, бөтен нәрсә бикләнгән", диючеләр дә бар.

"Камал театрында кичә үткәрү – ул зур нәрсә. Һәркемгә дә ирек, беркемгә дә син иҗат кичәңне үткәрмә дигән сүз юк. Бәлки, башка кешеләрнеке шулай ук булыр әле, соң түгел", ди Рафис Корбан.

Язучы Камил Кәримов: "Халык җыяр өчен синең иҗатың да булу кирәк, димәк тегеләр нигәдер шикләнеп калган", ди.

"Барлык нәрсә авторның үзеннән тора. Әгәр язучы үзе йөгереп йөрмәсә, синең өчен берәү дә егылып төшми, хәзер без шундый заманга калдык", ди язучы, мөхәррир Вахит Имамов.

Галим, әдәбият белгече, Татарстан язучылар берлегенең элекке рәисе Фоат Галимуллин Тукай бүләгенә дәгъва кылучыларның инициатив төркеме бар, нәкъ шул төркем иҗат кичәләрен оештыру белән шөгыльләнергә тиеш дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG