Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадин мәхкәмәгә китерелмәве сәбәпле утырыш 31 мартка күчерелде


Илдар Дадин декабрь мәхкәмә утырышында
Илдар Дадин декабрь мәхкәмә утырышында

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Илдар Дадинның өч ел төрмәгә хөкем ителүенә ризасызлык белдерү шикаятен карауны 31 мартка күчерде. Утырыш бүгенгә билгеләнгән иде.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Илдар Дадин шикаятен карауны 31 мартка күчерде. Урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп өч елга хөкем ителгән Дадинның бу карарны шикаять итү гаризасы 23 март каралырга тиеш иде. Бүгенге утырышка аның үзенең китерелмәве сәбәпле шикаятьне карау киләсе атнага күчерелде.

Дадин - урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше. Гаепләү һәм хөкем карарын аңа 7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарды. Дадин дүрт тапкыр канун бозуда гаепләнде. Гаепләү аның шигар тотып үзе генә басып торуына карамастан белдерелде. Үзе ул гаебен танымады, төрмәгә "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашыруы" өчен утыртылганын белдерде. Дадин бертуган Навальныйлар һәм "Сазлык мәйданы эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде.

Хокук яклаучылар бу хөкем карарын "сүз ирегенә һөҗүм" дип бәяләде. "Урам җыеннары турындагы" маддәне бозуда тагын өч кешегә - Марк Гальперин , Ирина Калмыкова һәм 75 яшьлек Владимир Ионовка җинаять эше ачылган. Гальпериннан кала икесе Русиядән киткән.

XS
SM
MD
LG