Accessibility links

Мәскәүгә ике көнгә АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри килде


Дәүләт секретаре Джон Керри
Дәүләт секретаре Джон Керри

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Мәскәүгә Сүрия һәм Украинага багышланган сөйләшүләргә килде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Мәскәүгә ике көнлек сәфәре барышында Русия президенты Владимир Путин һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак.

Сөйләшүләр Сүриядәге вазгыять, хөкүмәт белән оппозиция араларын көйләүгә багышланган Женева сөйләшүләре язмышы, шулай ук Украинаның көнчыгышындагы хәлләр турында булачак.

Керри юлга чыкканчы Вашингтон бу сәфәрнең АКШ белән Русия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачагына өмет белдерде. Русия исә АКШны Сүриядә көч куллануны туктату адымнарында бердәм булмавы өчен тәнкыйтькә тотты һәм килешүләрне бозучыларны җәза көтә, дип белдерде. Дәүләт департаменты АКШның килешүне бозуын кире какты һәм Мәскәүне бер тарафлы карарлар кабул итүдән тыелырга чакырды.

Очрашуның мөһим темасы шулай ук Украинаның көнчыгышындагы вазгыять булачак. Керри Мәскәүнең Мински килешүен үтәү өчен сепаратистларга басымны арттыруын сораячак, дип көтелә. АКШ кичә 22 ел төрмәгә хөкем ителгән Украина хәрбие Надежда Савченконы иреккә чыгаруны таләп итте. Керри Савченко язмышы турындагы сорауны да күтәрәчәк дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG