Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис вакытында Әмәл бәйрәмендә кеше баеп калды


Төмән өлкәсенең Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында Әмәл бүләкләрен җыючылар
Төмән өлкәсенең Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында Әмәл бүләкләрен җыючылар

Себертатарларның Әмәл бәйрәмендә җиргә чәчелгән акчаны унар мең сум җыючылар бар.

Себердә Тубыл һәм Вагай районнарында язын көн белән төн тигезләшкән вакытта 22-23 март көннәрендә Әмәл бәйрәмнәре үтә. Кайбер авылларда аны Көлцән яисә Садака (сәдака) бәйрәмнәре дип тә атыйлар. Бу себертатарларның элек-электән килгән язны каршылау чарасы.

Әмәл сүзе себертатарларда мөмкинлек, сәламәтлек, матди иминлек дигәнне аңлата. Көлцән – әче камырдан прәннек яки төче камырдан клиндер формасында итеп пешерелгән көлчә ул. Элекке заманнарда халык: "Көлцән!", дип кычкырып, сәдакага әлеге көлчәнне бирүләрен сораган. Кайбер авылларда гадиләштереп: "Садака!" дип тә кычкыралар. Әгәр йорт хуҗасы килүчеләргә бернәрсә дә чыгарып бирмәсә, килүчеләр ачуланып: "Әмәлегез бетсен", дип әйтергә мөмкин. Бәйрәмне зурламаучыларның йортларында ел буена иминлек, муллык, тынычлык булмаячак дигән ырым кайбер авылларда әлегәчә саклана.

Тубыл районы Ләчек авылындагы гаилә әмәлчеләрне көтә
Тубыл районы Ләчек авылындагы гаилә әмәлчеләрне көтә

Төрле якларга таралган якташлар, тирә-яктан килүче кунаклар бу көнне иртүк торып, алтыларда ук авылның иң читендәге өй янына җыела. Кайда "көлцән", кайда "әмәл", йә "садака" дип кычкырып хуҗаларны чакыралар. Хуҗалар өйалды түбәсенә менеп, йә булмаса капка аша бәйрәм бүләкләрен җыелган халыкка ыргыта. Күчтәнәчләр бирелмәсә, халык: "Әмәлегез бетсен", дип кычкыра. Бу сүздән куркып, һәркем хәленнән килгән кадәр ни дә булса бирергә тырыша. Чәчелгән әйберләр җыелып беткәч халык алдагы йортка күчә.

Ләчек авылында Әмәл бәйрәме
Ләчек авылында Әмәл бәйрәме

Еллар үтү белән күчтәнәчләр дә үзгәрә. Зур һәм ватыла торган әйберләр урынына шырпы кабына язу салып ташлыйлар. Хәзер Тубыл районының сазлыклар арасындагы Лаемтамак авылында акчалар гына чәчә башлаганнар. Өлгер булсаң, 10 мең сум җыярга була, ди бәйрәмгә кайтканнар. Ыргытылган әйберне бер-берсен этә-төртә җыюдан халыкның күңеле күтәрелә. Быел Тубыл районы Ләчек авылында өлкән яшьтәге Раил ага Риханов тагын да күңеллерәк булсын өчен гармун уйнап халыкны озатып йөрде.

Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Әхмәтгәрәй Рамазанов кызы Җәмилә белән җыйган Әмәл бүләкләре
Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Әхмәтгәрәй Рамазанов кызы Җәмилә белән җыйган Әмәл бүләкләре

XS
SM
MD
LG