Accessibility links

Караджич 21 ел элек кылган җинаятьләре өчен 40 ел төрмәгә хөкем ителде


 Радован Караджич
Радован Караджич

Элекке Югославия эшләрен тикшерүче халыкара трибунал Босния сербларының элекке җитәкчеләренең берсе Радован Караджичны 40 ел төрмәгә хөкем итте.

Босния сербларының элекке җитәкчеләренең берсе Радован Караджич Һаагтагы халыкара трибуналда геноцид, кешелеккә каршы җинаятьләр, Женева конвенциясе белән билгеләнгән сугыш кануннарын бозуда гаепләнеп 41 ел төрмәгә хөкем ителде. Гаепләүләр аның 1990 елларда Босния сугышы вакытында Сараевоны камауда тоту һәм 21 ел элек Сребреницада берничә көн эчендә сигез меңләп боснияле ир-егет һәм өлкәннәрне үтерергә кушканы өчен белдерелде.

Караджич 2008 елда Белградта кулга алынып Һаагка китерелде. 2006 елда изоляторда Сербиянең элекке президенты Слободан Милошевич вафат булганнан соң, Караджич сугыш җинаятьләре өчен мәхкәмә алдына баскан иң югары дәрәҗәдәге серб рәсмие булып калды. Караджичка хөкем карарының укылганын 200 журналисттан кала җинаятьләр корбаннары, дистәләгән дипломат, хокук яклаучылар - йөзләгән кеше тыңлады.

Караджич эшен тикшерү 497 көн дәвам итте, җинаять кылынганын исбатлаган 11469 дәлил тупланды, 330 мең сәхифәлек документлар җыелды. Аның алдан планлаштырылган һәм система белән гамәлгә ашырылган сәясәте аркасында меңләгән мөселман үз өйләреннән 50ләп лагерьга куылды, анда сусыз һәм ризыксыз тотылды. Андый урыннарның күбесендә тоткыннарны кыйнаганнар, көчләгәнннәр һәм җәберләгәннәр. Аларның өйләре юк ителгән. 1425 көн дәвам иткән Сараево камавында да Караджичның өлеше бар. Болар барысы да 24 март трибуналда хөкем карары укылганда әйтелде.

Элекке Югославиядә сугыш җинаятьләрен тикшерүче трибуналы үз эшен киләсе елда тәмамлый. Сербиянең радикаль партиясе рәисе, милләтче Воислав Шешель һәм генерал Ратко Младич эшен тикшерү дә ахырына якынлаша. Гаепләү ягы Младич һәм Караджичны Сребреницадагы геноцид өчен җаваплы булган, берсе сәяси, икенчесе хәрби роль үтәгән иң югары рәсмиләр дип саный. Геноцид, кеше үтерү һәм җенси җинаятьләр кылынганына йөздән артык дәлил китерелгән.

XS
SM
MD
LG