Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русия хәрбиен яклаган адвокат үтерелгән


Адвокат Юрий Грабовский
Адвокат Юрий Грабовский

Русия хәрбие Александр Александров мәнфәгатьләрен яклаучы Украина адвокаты Юрий Грабовский мәете җиргә күмелгән килеш табылган.

Адвокат Юрий Грабовский үтерелгән, дип хәбәр итте Украина адвокатлары берләшмәсе.

"Хезмәттәшебез үлеменә катнашы булуда шикләнелгәннәр кулга алынды, аларның гаебе танылып җәзасы билгеләнеh дип өмет итәбез", диелгән адвокатлар белдерүендә.

Адвокатның мәете Киев-Одесса юлындагы бер авыл янында табылган. Украина адвокатурасының Югары комиссиясе рәисе урынбасары Юрий Грабовскийның югалуы турында 9 март билгеле булды. Бу көнне ул Киев районы мәхкәмәсенә Евгений Ерофеев һәм Александр Александров эшен карауга килмәгән. Русиянең ике хәрбие Украинага каршы агрессив сугыш алып баруда һәм терроризмда гаепләнә.

Украина хәрбиләре Александров һәм Ерофеевны 2015 елның маенда Луһански өлкәсендә күперне шартлатырга җыенганда кулга алды. Тоткарланганда алар Русия хәрби көчләрнең күзләү идарәсе хәрбиләре булганын әйткән, әмма Киевта мәхкәмәдә басым булганына зарланып, бу сүзләреннән баш тарткан. Русия саклану министрлыгы икесенең дә хәрби көчләрдән 2014 елның декабреннән китүен белдерде.

XS
SM
MD
LG