Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәүфә Уразманова: "Татарда яшьләр өчен кызыклы бәйрәмнәр калмады"


Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләре биш еллыгын бәйрәм итә
Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләре биш еллыгын бәйрәм итә

Быел Татарстанда һәм Башкортстанда хач ману чарасында кайбер татарлар да катнашты. Тарихчы Рәүфә Уразманова моның сәбәбен татарда яшьләрне җәлеп итәрлек бәйрәмнәр калмау белән аңлата.

Гыйнвар аенда Башкортстан мөселманнары православларның бәкедә коену йоласында мөселман яшьләрнең күп булуына борчылу белдергән иде. Ихлас мәчетеннән Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, бу хәл яшьләрнең бер-беренә иярүеннән килеп чыга. Татарстанда Кабан күлендә үткән бәкедә коену чарасында да христианнарга теләктәшлек өчен су коенган татарлар да очрады. Татарларның башка дин һәм милләт вәкилләренең бәйрәмнәрендә катнашуы татарлыктан китүме? Тарих фәннәре кандидаты, татар халкының йола-бәйрәмнәрен өйрәнүче Рәүфә Уразманова белән шул хакта сөйләштек.

– Рәүфә ханым, соңгы хач ману йоласында бәкедә су коенуда татарлар да катнашты. Татарларга хас булмаган бәйрәмнәрдә милләттәшләребезнең катнашуын ничек бәяли аласыз? Элек күзәтелә идеме мондый хәлләр?

– Без татарлар күп вакытыбызны урыслар белән яшәдек. Шуның өчен безнең мәдәнияттә ул бәйрәмнәр гадәти. Кайбер мөселман дин әһелләре Нәүрүз кебек бәйрәмнәргә дә каршы чыга. Әгәр ул хәрәмгә керми икән нигә каршы чыгарга. Алар бит тыелганны эшләми. Бәкедә су коену да исламга каршы килми. Анда коенган татарларның чукынганын күргәнем юк.

Шул ук Изге Валентин көне дә дингә дә, милләткә дә каршы килми. Татарларның аны бәйрәм итүендә милләт өчен бернинди куркынычы юк дип саныйм. Татарлар бит бәкедә су коенуны да дин белән бәйләми, алар башкаларга ияреп үзләрен сынап карарга тели, чөнки татар мәдәниятендә яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, энергияләрен кайдадыр кую өчен бәйрәмнәр калмады. Җырлап, биеп алу, бүләк бирү, күңел ачу һәм башкалар юк.

Рәүфә Уразманова
Рәүфә Уразманова

Татарда бәйрәмнәрнең искеләре китте, яңалары булдырылмады. Шуңа яшьләр моңа алмаш эзли. Хәтта Сабантуйда да элеккедән берни калмады. Шул ук йомыркалар җыйганда кызлар яраткан егетенә бер төенчеккә әзерләп йомырка бирә иде, бу егет өчен хөрмәт иде. Андый уеннар элек күп булды. Яшьләр бер-берсенә ихтирамны күрсәтә ала торган бәйрәмнәр татарда хәзер бетте.

Элек ул авыл мәдәниятенә нигезләнгән иде. Татарлар күбрәк авылларда яшәде, ә хәзер татарларның 80% якыны шәһәрдә гомер кичерә.

Безнең мөселман бәйрәмнәрендә яшьләр өчен берни юк. Шул ук Ураза гаете, Корбан гаете булсын. Анда намаз уку һәм туганнардан-туганнарга йөрү генә каралган. Хәзер инде туган-тумачаларга йөрү дә юк.

Яшьләр хәзер милли культураны белми, алар дини культураны гына белә. Ә дини культура бик төрле. Гарәпләрнеке бер төрле, дагыстаннарныкы икенче төрле.

Шулай да менә даруханәгә кердем, анда эшләүче кызның бейджигына игътибар иттем, аның исеме дә фамилиясе дә татар, ә муенында тәре эленеп тора. Үзе бик әйбәт татарча сөйләшә. Андыйлар менә бар. Татарча мине элек секталарга да өндәгәннәре дә бар.

Ни генә булса да, татар ул телен онытса да үзен татар итеп санаудан туктамаячак. Болай уйлаучы татарлар бик күп. Әнә Татарстаннан читтәге татарлар үзләрен күбрәк татар итеп хис итә.

– Ә балаларына урыс исемнәре бирүче татарлар да бар бит һәм бу чит төбәкләрдәге татарларга күбрәк хас.

– Урыс исемнәре кушу башкорт ягына хас. Света, Лена, Рита алар ягыннан килгән. Бездә Люция калды. Ул урыслашу түгел, ә советлашу заманыннан. Хәзер безнең нейтраль исемнәр күп: Руслан, Роберт. Бу катнаш никахларга бәйле. Безнең дин әһелләре каршы килсә дә, берни эшли алмыйлар, катнаш никахлар арта гына бара. Бәлкем безнең татар рухы бетә баруына бәйледер. Татар бары матур исемгә кызыгып инде милләтенә битараф кала. Бу җитди мәсьәлә, аны берни эшләтеп тә булмый.

Мәктәпләрдә ана телен укыту өчен яхшы програмнар кертсәләр, күп финансласалар түксәләр дә татар теле бит аралашу теле була алмый. Чөнки аны укыта башлаганда дөрес башлмадылар, методика булмагач, әзерлекле укытучылар булмагач яхшылап укытып булмый. Шуңа кешеләрдә бу дәрескә карата каршылык барлыкка килде. Татар теле бернәрсә дә бирми, баланың болай да башка фәннәр белән башы каткан дип татар ата-аналары да аңа каршы чыга һәм андыйларның саны бик күп.

XS
SM
MD
LG