Accessibility links

Мәскәүдә борынгы башкаланың татар серләре турында сөйләштеләр


Мәскәү кирмәне картасында сарыга буялган Чудов монастыре астында Алтын Урда биләмәләре булуы ихтимал
Мәскәү кирмәне картасында сарыга буялган Чудов монастыре астында Алтын Урда биләмәләре булуы ихтимал

24 март Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә "Борынгы Мәскәүдә татар серләре" дигән темага сөйләшү булды. Тарихчы Дамир Хәйретдинов башкаладагы татар тарихы, татар урамнары, анда яшәгән байлар, аларның татар тормышына керткән хезмәтләре турында сөйләде.

Очрашуны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар морзалары мәҗлесе, Русиянең дворяннар җыелышы, шулай ук Мәскәү татарларының милли мәдәни мохтарияте оештырган иде. Бу темага төп чыгышны тарихи фәннәр кандидаты, Мәскәү ислам университеты ректоры Дамир Хәйретдинов ясады.

Тарихчы Дамир Хәйретдинов (с) Русия дворяннары вәкиле белән
Тарихчы Дамир Хәйретдинов (с) Русия дворяннары вәкиле белән

"Бу тема үзенә бик җәлеп итә, – дип башлады ул чыгышын. – Мәскәү тарихының төпкеленә карасак, биредә татарлар бик борынгыдан яшәгәнлеге ачыклана. Ләкин алман, грузин, әрмәннәрнең тарихы бик җентекләп өйрәнелсә дә, Мәскәү белән бәйле булган татарлар тарихының серле, табышмаклы урыннары барлыгы билгеле булса да, ул һаман да өйрәнелмәгән, ачыкланмаган көе кала бирә. Бәлки бу хәл Алтын Урда заманнары белән бәйле булганга махсус тикшерелми торгандыр. Монысы беренче табышмак дип санарга кирәк. Ләкин шунысын гына әйтергә кирәк – Мәскәүдә татарлар һәрвакыт булган, тарихның билгеле булган көннәреннән үк бар, булачак.

Бүгенге көндә Мәскәү кирмәне манаралары башында кызыл йолдызлар яна. Аңа кадәр ике башлы бөркет булган. Ә аңа кадәр нәрсә булган дип уйлыйсыз? – диде ул, аны тыңларга килгән тамашачыларны да кызыксындырып. – Безнең фаразларга килгәндә, иң башта Казан кирмәне манаралары башында ярымайлар булган.

Явыз Иван вакытында языла башлаган тарихи елъязма, әлбәттә патша ничек теләгән, шулай язылган. Аны тулысы белән тарихи дөреслеккә туры килә дип әйтеп булмый. Аныңча булмаса, ул елъязманы гына түгел, аны язучыларны да юк итә торган булган".

Дамир Хәйретдинов чыгыш барышында тарихта сакланып калган, Мәскәү кирмәнен тасвирлаган берничә миниатюраның күчермәсе белән дә таныштырды. Чынлап та ул рәсемнәрдә кирмән эчендәге манараларының кайберләрендә ярымайлар күрергә була.

"1360 елгы дөнья харитасына карасак, ул вакытта Русиянең ике төрле мәдәният симбиозы буларак үскәнен күзалларга була. Петр Iгә кадәр Русиядә ике төрле герб булган. Икенче гербны патша Михаил Федоровичның туграсы дип тә әйтәләр. Ул көймә шәкелендә гарәп хәрефләре белән язылган догадан тора. Русия патшалары шәрыктан килгән, күптөрле татарлардан алынган символларны кулланганнар. Шуларның берсе – Монамах бүреге. Аны Византиядән килгән дип әйтсәләр дә, ул бүрекне патша Калитага Үзбәкхан бүләк иткән булган.

Александр Невскийның баш киеме
Александр Невскийның баш киеме

Тарихка карасак, татарлардан башка Госманлы йогынтысының булганы да күренә. Патшаларны җирләгәндә дәүләт калканын куллану - ул төрекләрдән, госманлылардан килеп чыккан гореф булган. Ул калкан хәзерге вакытта Александр Невский баш киеме белән бергә Мәскәү кирмәнендәге корал пулатында саклана. Александр Невский баш киемендә – шлемында да бисмилла, аятьләр язылган.

Бүгенге көндә Мәскәү кирмәненең 14 корпусында казу, төзәтү эшләре башланачак. Ул корпусны гомумән сүтәләр дип әйтәләр. Һәм тарихчылар ул корпус астында Чудов монастыре булганына шикләнми. Ә менә Чудов монастыре кирмән эчендәге Орда ханының биләмәләре өстенә төзелгән булган. Шулай итеп, тарихчылар 14 корпусны алып атканнан соң, казылмаларда Алтын урда ханының кирмән эчендәге биләмәләре ачылыр дип көтә. Монысы да татар серләренең тагы берсе.

Шулай ук кирмән дивары кысаларында табылган, укырга ярашлы каен тузына язылган грамоталарның берсендә татар Турабейның Мәскәүгә атлар алып килүе турында язылган. Бу хакта монах Игнатий шаһит булып тора дигән сүзләр дә бар. Бу тузга язылган сүзләрне Археология институты сәхифәсендә укырга мөмкин", диде Дамир Хәйретдинов. Мәскәү кирмәнендәге казылмаларда Урда ташаякларыннан ясалган әйберләр, тулы бер урам табылганы турында беркайда да язмыйлар да, сөйләмиләр дә. Сер булганы ачылгач та, ул хәлләр татар сере булып кала бирә икән.

Дамир Хәйретдинов шулай ук XVI гасыр башыннан татар халкының Мәскәү җирлегендәге тормышы үз алдына, автоном рәвештә үз биләмәләрендә барганын сөйләде. Иң зур биләмәләрнең берсе Кырым ханлыгыныкы булган. Зур фетнә вакытында полякларга каршы сугышта кырым ханнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Кырым биләмәләрендә үз мәчетләре дә, үз зиратлары да булган. Хәзер инде мәчетнең урыны да билгеле түгел. Ә инде зират өстендә Максим Горький исемендәге ял итү күңел ачу паркы ясалган. XVII гасырга кадәр зират эчендә төрбә дә булган.

Дамир Хәйретдинов сөйләгән тагы бер кызыклы факт турында әйтми мөмкин түгел. Степан Разин турында без тарих китапларыннан укып беләбез. Аны җәзалап үтергәннән соң, гәүдәсен дүрт өлешкә бүлеп, хәзерге вакытта да тарихи булган Сазлык мәйданына халык күрсен дип чыгарып куйганнар. Менә шул Степан Разинның җәсәден төнлә белән татарлар урлап китеп җирләгәннәр икән. "Бер алман гравюрасында Степан Разин зур гына чалмадан сурәтләнгән, аның күтәрелештә катнашырга сорап, мәскәү татарларына язган хаты да архивта саклана", - диде Дамир Хайретдинов. Бу мәгълүматларга караганда, Степан Разинны да татар дип атарга нигез бар. Бу да тарихның тагы бер серле табышмагы. Татар зиратының язмышы шуның белән генә тәмамланмый. Ул җирләргә Екатерина IIнең фавориты булган граф Орловның күзе төшә. Ул бу җирләрне сатырга татарларны үгетли. Алар әле 15 ел буена ризалык бирмиләр. Ләкин Мәскәүдә булып үткән чума авыруыннан соң татарларга Данилов зиратында урын биргәннән соң гына, татарлар бу зиратны бирергә риза булалар. Ләкин Орлов бу зиратлы биләмәләргә хуҗа булып алганнан соң ике ай эчендә вафат була. Ул җиргә хуҗа булып алган кешеләр берсе дә озак яшәмиләр. Монысы да тагы бер серле табышмак.

Калкан
Калкан

Дамир Хәйретднов шулай ук Мәскәү уртасына урнашкан ногай биләмәләре, Әстерхан ханлыгы биләмәләре һәм башка Алтын Урда белән бәйле булган тарихы урыннар турында сөйләде.

Мәчетләр төзелешенә хәзер дә урыннар бирмәгән кебек, элек тә ул төзелешкә урын алу зур кыенлыклар белән барган. Мәчет төзелешенә ризалыкны митрополит бирә торган булган. Ләкин ул ризалык бирсә дә, күптөрле шартлар куя торган булган: "Манарасы булмасын, азан әйтелмәсен – бары тик намаз йорты гына булсын", дигән.

Мәскәүдәге татарлар күпләп яшәгән Мәскәү елгасы аръягындагы хәзерге вакытта Тарихи мәчет дип аталган мәчетнең төзелү тарихы да бик кызыклы булган. Безгә ул мәчет төзелеше турында имеш, 1812 елгы сугыштан соң патша хөкүмәте татарларның батырлыкларын искә алып аларга мәчет төзергә рөхсәт биргән дип аңлатканнар иде. Дамир Хәйретдиновның әйтүенә караганда, патша хөкүмәтенә татарларга бернинди дә бүләк ясамаган! Мәчет төзергә ул җирләрне Бохарадан килгән бик бай кеше сатып алган. Башта намаз йорты гына төзибез дисә дә, чын мәчет итеп төзегәннәр.

"Узган ел үзгәртелеп корылганнан соң сафка баскан Җәмигъ мәчетенең дә тарихы шуңа охшаш. Анда инде Мәскәү татарлары белән бергә Касыйм татарлары тырышкан. Алар 10 ел буена рөхсәт ала алмый интеккәннәр. Җирләрне алганнан соң сәүдәгәр Салих Ерзин ул мәчетне салырга ярдәм иткән. Мәчетне бик кыска вакытта күтәргәннәр. Шуңа күрә ул мәчет нигезсез – фунтаментсыз салынган булган", - диде Дамир әфәнде. Бары тик 1960 елда гына аны бик тирән булмаган фундамент белән ныгытканнар. Әле 1980 елда узган Мәскәү Олимпиадасына әзерлек вакытында Олимпиада комплексына комачаулый дип мәчетне гомумән җир йөзеннән юк итәргә дигән план да булган. Ләкин Мәскәү татарлары, картлар килеп, төрле мөрәҗәгатьләр язып, каршылык белдергәннән соң гына Җәмигъ мәчете сакланып калган.

Хәзерге вакытта татарларны гына түгел, барлык мөселманнарны санаганда алар бер миллионнан артып китә диләр. Ләкин Мәскәүдә бары тик 4 мәчет эшләп килә. Ләкин мәчет салырга рөхсәт алу бер ике хәтта өч гасыр элек ничек авыр булган, хәзер дә шулай.

Мәскәү мәчетләре харитасы
Мәскәү мәчетләре харитасы

Дамир Хәйретдинов шулай ук Мәскәүнең татар урамнары турында да анда яшәгән байлар турында да, аларның татар тормышына керткән хезмәтләре турында да сөйләде.

Очрашу бик кызыклы, бик мәгълүматлы булды. Соңгы вакытларда андый очрашуларны Мәрҗани исемендәге фонд та оештыра башлады.

Бу очрашу өчен мәдәни үзәкнең актлар залы да кеченә булган булыр иде – чөнки халык бик күп килгән иде. Ләкин зур булмаган сыйныф бүлмәсе билгеләнгәнгә күрә, килгән халык утырырга урыннар тапмый басып, бик кызыксынып тыңлады, Дамир Хәйретдиновны төрле сорауларга күмде. Кеше тарих белән кызыксына икән, димәк, аның киләчәге дә өметле.

XS
SM
MD
LG