Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Һонгконгта программист булып эшләүче Юлдаш Ягъфәров Русиядәге кризис сәбәпле читкә киткән. Ул хәзер җир асты юлы казу (тоннель) машиналарын ясаучы Француз компаниясенең белгече.

Юлдаш Яrъфәров – Казан егете. Бүгенге көндә ул Һонгконгта, җир астыннан юл салучы машиналар җитештерә торган NFM-Technologies компаниясендә программист булып эшли.

Юлдаш тарихы – кеше никадәр күбрәк белем тупласа һәм тәвәккәл булса, аңа алга таба атлау да шул дәрәҗәдә җиңелрәк бирелә, аның алдында мөмкинлекләр дә күбрәк, галәм дә киңрәк була дигәнгә бер мисал. Юлдашның җир астыннан юл казу (тоннель) машиналарын өйрәнүе 2004 елда, Казан метро төзелешенә эшкә килгәч башлана.

– Юлдаш, метро төзелешенә ничек кереп киттең син?

– Мин Казанның бер кечкенә ширкәтендә компьютерларны рәтләүче булып эшли идем. "Казметрострой" оешмасына заказ үтәргә килдем дә, андагы егетләр белән сөйләшә торгач, бу оешмага программист кирәклеге ачыкланды. Мин бу вакансиядә көч сынап карарга булдым һәм, сынау үтеп, шушында эшкә урнаштым.

Эшем баштарак җир астында, тоннельдә машиналарның эшләвен күзәтү, аны көйләп тору белән бәйле иде. Ләкин тора-бара "җир өстенә" дә чыга башладым – оешма җитәкчелеге, минем инглиз телен камил белгәнемне исәпкә алып (Юлдаш Казанда 2нче татар-төрек лицеенда укыган, инглиз телен яхшы белүе – шуның нәтиҗәсе), мине халыкара килешүләр белән эшләүгә тартты.

Франция, АКШтан метро юлы казу машиналарын җитештерүчеләр белән элемтәгә керү, Казан метросы төзелешендә кулланырлык машиналарны сайлау, ул ширкәтләр белән килешү төзү мәшәкатьләре миңа йөкләнде.

Мин метростройга эшкә килгәндә, анда "Сөембикә" машинасы гына бар иде. Мин исә "Алтынчәч", "Айсылу", "Ләйсән" машиналарын сатып алуда катнаштым. Соңгысын – "Ләйсән"не АКШтан кайтартырга туры килде. Хәтерлим, мин ул машинаны алу мәшәкатьләре белән АКШта йөргәндә, миңа "Казметрострой" җитәкчесе Марат Рәхимов шалтыратты да: "Юлдаш, Казан мэриясе сайтында яңа машинага исем сайлау бара, тавыш җыюга дүрт исем куелган – Айгөл, Зөһрә, Чулпан, Ләйсән. Сиңа нинди исем ошый?" дип сорады. "Хәләл җефетем Ләйсән бит, минем өчен Ләйсәннән дә матур исем юк", дидем. Икенче көнне исә яңалыклардан яңа машинага "Ләйсән" исеме кушканнарын белдем. Тавыш бирүдә шушы исем җиңгән. Куандым, әлбәттә.

– Аңлавымча, Казан метро төзелешендә эшең шактый кызыклы булган, аны яратканың да сизелә. Чит илгә, Һонгконгка ничек барып чыктың?

– Яшереп торуның мәгънәсе юк инде, чит илдә эш эзләргә мине Русиядәге кризис этәрде. Дөресен әйткәндә, чит илгә беренче чакыруны мин 2006нчы елда, Казан метросы өчен тоннель казу машиналарын эзләп, чит илдәге партнерлар белән аралашу барышында ук алган идем инде. Ләкин ул чорда Казанда метро гөрләп төзелә иде, эшем кызыклы, мавыктыргыч иде, һич кенә дә китү турында уйламадым.

Илдә икътисадый кризис башлангач, метро төзү эше дә сүлпәнләнде. Эш сүлпән барганда аның акчасы да юк бит инде. Мин гаилә башлыгы, ике балам бар. Эшемне бик яратсам да, тәвәккәлләдем һәм кайчандыр мине эшкә чакыручыларга: "Әгәр тәкъдимегез әле дә актуаль икән, мин көчемне сынап карар идем" дип, хат яздым. Скайп аша сөйләшү сынавы үттем. Җавап уңай булды – мине өч айлык сынау шарты белән NFM-Technologies компаниясенә эшкә алдылар. NFM-Technologies - Франция ширкәте, аның ике заводы бар – Франциядә һәм Кытайда, шулай ук офислары бихисап. Мине исә Кытайның Шеньян шәһәрендәге бүлегенә эшкә чакырдылар.

Сөйләшү вакытында эшемнең тоннель казу өчен җитештерелгән яңа машиналарны конкрет эш шартлары өчен көйләүдән гыйбарәт буласын аңлаттылар. Бу минем өчен таныш эш булганлыктан, ризалаштым.

– Чит илгә эшкә китү – ул мең сыналудыр. Күкрәк киереп барып кермәгәнсеңдер, шулаймы?

– Эчке киеренкелек бик көчле булды. Нык курыктым, сынауны уза алмам, белемем җитмәс дип шикләндем. Мине кайтарып җибәрерләр инде дип уйладым. Мин бит чынында програмлаштыруга үзлегемнән өйрәнгән кеше. Соңыннан Казан техник университетында белем алдым алуын, ләкин ул читтән торып уку булды. Әле күптән түгел генә тәмамладым мин аны.

– Нәтиҗәдә сынау чоры ничек үтте соң?

– Өч аем да компаниянең үзендә үтте. Яңа гына конвейердан чыккан машиналарны көйләү белән шөгыльләндем. Өч ай узуы булды – ике машинаны Сингапурга тоннель төзүгә озаттылар. NFM-Technologies компаниясе яңа машиналарына гарантия бирә, гарантия чорында машинаны компаниядән юлланган белгеч күзәтергә тиеш. Сингапурдагы төзелеш өчен белгеч итеп мине сайладылар. Шулай итеп, ике яңа машинага ияреп, мин дә Сингапурга киттем. Димәк, сынау чорын уңышлы үткәнмен. Сингапурда тагын өч аем үтте. Анда тоннель казу машиналарын биредәге эш шартлары өчен көйләп-күзәтеп тордым.

Сингапурдан соң Иранда эшләргә туры килде, анда да төзелештә яңа машинаны көйләп тордым. Ираннан кайтуга Һонгконгка җибәрделәр. Шуңа күрә мин әлегә Һонгконгта. Һонгконг белән Кытай арасындагы тауны тишеп, өч ярым километр тәшкил иткән тоннель төзибез, мин әлеге дә баягы тоннель казу машинасын көйләүче программист вазыйфасын башкарам. Май ахырында машинага гарантия чоры узарга тиеш, аннары Казанга кайтып килермен дип ниятләп торам.

Юлдаш Ягъфәров

Юлдаш Ягъфәров

– Ярый, менә Кытайга эшкә чакырдылар сине. Юл, виза чыгымнарын үзең күтәрдеңме? Торакны үзең таптыңмы? Гомумән, чит илгә күченүең ничек оештырылды?

– Бер чыгымны да үзем күтәрмәдем. Сынау чорына килгәндә үк юл чыгымын компания түләде, визаны да ул ясатты. Килүемә торак әзерләнгән иде. Ул яктан бер проблем булмады. Монда принцип бер – эшлә генә, бар белемеңне һәм көчеңне эшкә җик. Командировкаларда да әйбәт шартлар тудырыла. Әйтик, Һонгконгта мин өч бүлмәле фатирда бер коллегам белән яшим. Өч бүлмәле дигәч, хан сараен күз алдына китермә инде, Һонгконгта фатирларның бик кечкенә итеп төзелүе хакында ишеткәнең бардыр. Һәр бүлмәбез – 3кә 3 метр. Җәмгысы 40 квадрат метр тирәсе. Хәер, без монда йокларга гына кайтабыз, бөтен вакыт эштә уза. Ашау күпчелек кафеда, ләкин мин үзем дә пешергәлим. Менә ит алдым әле.

– Хәләлме?

– Әйе.

– Һонгконгта хәләлне ничек таптың?

– Кешеләрдән сораштыра торгач, Бангладештан килгән берәүләрнең хәләл ит җитештерүен белдем. Итне гел шулардан алам хәзер.

– Итнең бәясе күпме анда?

– Ике кило сыер ите 400 һонгконг доллары булды. Русиячә 4000 сум.

– Ә хезмәт хакың күпме?

– Мин сиңа үземнең хезмәт хакым турында әйтә алмыйм – ул коммерция сере.

– Ничек инде? Акча турында бөтенләй сөйләшмәсәк, ул татарларча булмый бит...

– Әйдә мин сиңа уртача хезмәт хаклары турында сөйлим. Мәсәлән, мин күзәткән төзелештә эшчеләр аена 30-50 мең Һонгконг доллары ала. Русиячә 300-500 мең сум. Ләкин Һонконгта бәяләр дә бик югары. Мәсәлән, фатир арендалау бәясе, Русия акчасы белән санасак, 130 мең сум. Фатирның коммуналь чыгымнары аена 21 мең сумга төшә (шуның 14 меңе – электрга, 7 меңе – газ һәм су өчен). Кафеда гади ризыклардан торган бер төшке аш безнеңчә 1 мең сум тирәсе. Башка чыгымнар да күп бит әле. Шуннан чамала инде.

– Юлдаш, әйдә кире эшеңә әйләнеп кайтыйк әле. Ишетеп беләбез – алга киткән көнчыгыш илләрендә, шул ук Кытайда булсын, тоннельләрне бик тиз төзиләр. Әйтик, Пекиндагы метро төзелеше статистикасын гына карасак та, 2010 ел эчендә 8 станция тапшырылуын күрәбез. Шанхайда исә дөнья рекорды куелган – 2007нче елда биредә 70 станция берьюлы ачылган. Син Казан метросы төзелешен дә күргән кеше буларак, бездәге һәм алардагы төзелеш тизлеген чагыштыра аласың.

– Мин син санаган шәһәрләрдә метро төзелешендә катнашмагач, алар хакында әйтә алмыйм. Үзем күргән төзелешләрдә – Кытайда, Сингапурда, Иранда, Һонгконгта рекордлы тизлек белән очраштым димәс идем. Казан метросы төзелеше тизлеге мин күргән төзелешләрдән калышмый. Мәсәлән, Казан метросы әле гөрләп төзелгән чорда, менъеллыкны каршы алыр алдыннан, без көненә 10-12 метр үтә идек. Хәзер мин күзәткән төзелештә дә, Гонконгта, ул 12 метр тәшкил итә.

– Ә эшнең оештырылуында аермалыклар бармы?

– Аерма бюрократиядәдер инде. Мәсәлән, Казанда тоннель казу машинасына яңа җиһаз (запчасть) кирәк булса, аңа акча алу өчен әллә ничә документ тутырасы, бу акчаның чыннан да кирәклеген исбат итәргә кирәк. Бу вакытны ала. Сүз уңаеннан әйтим, тоннель казу машинасының эшләми торуы бик кыйммәткә төшә, нәкъ шуңа да казу эшләре тәүлек буе бара бит, бер минутка да тукталмый. Яңа җиһаз, төзекләндерү көтеп вакыт уздыру котычкыч чыгымлы нәрсә. Хәзер мин эшләгән француз компаниясендә исә мондый мәсьәләләр бик тиз чишелә.

Аннары тагын бер аерма бар – Сингапурда да, Иранда да, Һонгконгтагы төзелешләргә дә тоннель казу машинасы белән бергә бик күп өстәмә җиһаз алдылар. Әзер җиһаз булганда ватылуларны төзәтү күпкә тиз башкарыла бит инде. Казанда тоннель төзү машиналарына исә кирәге чыккач кына алына. Аларны тагын чит илдән кайтартасы бит әле - аларны табасы, акча күчерәсе һәм килгәнен көтеп аласы, бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Вакыт күп китә.

Юлдаш Ягъфәров

Юлдаш Ягъфәров

– Юлдаш, синнән башка NFM-Technologies компаниясендә чит илдән җәлеп ителгән белгечләр тагын бармы?

– Бар гына түгел, бик күп. Минем хезмәттәшләрем – Филиппин, Непал, АКШ, Германия, Италия, Колумбиядән килгән белгечләр.

– "Син кайдан?" дип сораучыларга нәрсә дип җавап бирәсең?

– "Мин Татарстаннан" дим.

– Татарстанны беләләрме соң?

– Гадәттә, беренче ишетәләр. Шуннан мин Татарстанның кайда икәнен аңлата башлыйм. Русиядә дип әйтәм. "Рубин" футбол командасын исләренә төшерәм. “Рубин” дигәч шундук аңлыйлар.

– Русиядән булуыңа ничек карыйлар?

– Җитәкчеләремнән дә, хезмәттәшләремнән дә Русиягә карата сәяси фикерләр ишеткәнем булмады. Русиядән икәнемә исләре дә китми. Ә менә аэропортларда контроль үткәндә проблемнарым булды – каты тикшерделәр. Хезмәттәшләремнән сораштырган идем, берсенә дә ул кадәрле бәйләнмәгәннәр. Мине һәм Колумбиядән килгән бер егетне генә тикшергәннәр. Ни өчен икәнен чамаларга була инде.

– Юлдаш, Казан сагындырамы?

– Сагынам, әлбәттә. Гаиләмне, туганнарымны сагынам. Хәер, хәзер аралашу чаралары бихисап. Скайп, ватсап, вайбер аша даими сөйләшеп торабыз. Тагын беләсеңме нәрсә гаҗәп – монда килгәч, туганнарым белән ешрак аралаша башладым. Хәтта 10 ел аралашмаган туганнарыма шалтыраттым. Рәттән барысына шалтратам да, тәмләп, озаклап аралашабыз.

– Буш вакытларың ничек уза?

– Эш графигым бик тыгыз. Тәүлегенә 10 сәгать эшлим. Эш көндезгә дә, төнгә дә туры килергә мөмкин. Атнага бер көнем – ял. Аны гаиләм, туганнарым белән сөйләшеп уздырам. Шәһәр буйлап йөреп туйдым инде. Туристлар җыелган урыннарны яратмыйм мин.

– Кытай татарлары белән элемтәгә кердеңме соң?

– Юк шул, аңа барып җитмәдем әле. Әмма аралашу кызык булыр иде, аларны табарга кирәк әле.

– Гаиләңне дә үзең янына аласың килмиме?

– Андый ният бар үзе. Балаларымны Кытай мәктәбендә укытып аласым килә, телне өйрәнсеннәр. Мәликәгә – 12, Камалга – 4 яшь хәзер. Өйрәнсеннәр, кешегә белем комачауламый.

* * *

Юлдаш – Татарстанның дәүләтчелеге өчен күп көч түккән җәмәгать эшлеклесе, татар дөньясында зур хөрмәт казанган галим Рәшит Ягъфәровның улы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG