Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:09

Каталан һәм баск үрнәге: Татар мәгарифе кайсы чатта адашкан?


2015 елның декабрендә Казанның 2нче лицей-интернатында милли проектлар ярминкәсендә

2015 елның декабрендә Казанның 2нче лицей-интернатында милли проектлар ярминкәсендә

Испаниянең Каталония һәм Басклар илендә мәгариф тулысынча диярлек үз телләрендә оештырылган. 20 ел элек мәктәпләрдә бары испан телендә генә укыталар иде.

Каталония халкының 70 проценты каталанча да испанча да сөйләшә. 30лап проценты каталанча белми, болар арасында күпчелеге соңгы елларда күчеп килүчеләр. Әмма инде аларның да балалары каталан мәктәпләрендә укый, чөнки башка төрлеләре юк. Аларда барлык дәресләр каталан телендә бара. Каталония милли мәгарифне мондый югары дәрәҗәгә 20 ел эчендә үстереп җиткерде. Үзе каталан телендә мәктәпләр әле булмаган чорда укыган Марта Сильва һәм Баск иленнән укытучы Аврора Солас белән сөйләшәбез. ​Татарстанның милли хәрәкәте еш кына Каталониянең бәйсезлек омтылышын үзенә үрнәк итеп ала. Татарстанда татар теле укытуны нәтиҗәлерәк итү өчен шушы ике төбәктән нәрсәгә дә булса өйрәнеп буламы?​

Каталониядә хөкүмәткә һәм дәүләт оешмаларына эшкә каталанча сөйләшкән кешеләр генә кабул ителә. Почта, рәсми идарәләрдә кәгазь тутырырга кирәк булса, аны ике телдә – испан һәм каталанча тәкъдим итәләр. Каталан мәктәпләрендә испан теле дәрес буларак атнасына ике сәгать укытыла. Бүгенге көндә Каталониянең барлык мәктәпләрендә дә балалар шундый програм белән укый, дип сөйләде Азатлыкка Марта Сильва. Испаниянең төньягындагы Басклар иле Каталониядән бу мәсьәләдә әле “артта кала", ди Аврора Солас. Анда мәктәпләр “өч модульдә” эшли.

XX гасырда татар телен саклау турында махсус кануннар, карарлар чыга. Тик чынында үзәк хөкүмәтнең татар телен саклап калу, үстерү вәгъдәсе кәгазьдә генә була

“А” сыйныфларында бөтен укулар испан телендә бара, атнасына 5 дәрес баск теле керә. Бу модуль белән укырга теләүчеләр саны елдан ел кими бара һәм күпмедер вакыттан Каталониядәге кебек испанча гына укыту бетәр дип фаразлыйбыз. Икенче “B” модулендә 50-50 процент. Дәресләрнең яртысы испанча, яртысы баскча бара. Өченче “D” модуле белән укучылар бөтен фәннәрне баскча укый, атнасына өч сәгать испан теле керә. Соңгысы Баск илендә иң популяр була бара”, ди Аврора. Баск телен белмәүчеләр мәгариф, медицина өлкәләрендә, дәүләт хезмәтендә яки юрист булып эшли алмый.

Татарстанда татар телен укытуга каршы чыгучы ата-аналар “балаларының татар теле белән генә чикләп башка фәннәрне һәм телләрне өйрәнергә вакытлары калмауга” борчыла. Бу сүзгә Марта Сильва көлеп үк җибәрде һәм үз гаиләсе мисалында балаларның телләрне бик тиз өйрәнүе турында сөйләде. Мартаның тугыз яшьлек ике игезәк кызы – Юлия һәм Элена хәзер инглиз мәктәбенең өченче сыйныфында укый.

Элена һәм Юлия Азатлык студиясендә

Элена һәм Юлия Азатлык студиясендә

“Балаларның теле Каталониядә ачылды, әмма мәктәпнең беренче сыйныфына Мадридка китәргә туры килде. Иремне эшләргә шунда җибәрделәр. Испан телен урамда гына ишеткән балалар испан балалары арасына укырга керде. Өстәмә дәресләр алып 1-2 ай эчендә испан балаларын куып җитте. Укытучылар моңа әзер. Андый балаларга ярдәм итү тәҗрибәсе Мадридта да, Каталониядә дә бар. Кирәк булса, өйрәнеп була. Балаларымның испан телен өйрәнәчәгенә бер шигем дә юк иде. Шуңа күрә минем өчен аларга каталан телен бирү мөһимрәк”, диде ана.

Халкыбызның тарихын белмәгән кебек, тел тарихын да белмибез бит

“Балам татар теле урынына инглизчә өйрәнсен” диючеләргә җавап - Каталониядә һәм Басклар илендә инглиз теле балалар бакчасында ук укытыла башлый, барысында да. Шуңа күрә Элена белән Юлия бернинди авырлыксыз инглиз мәктәбенең өченче сыйныфына килә алды. Мәктәптә аларга инглизчәне яхшыртырга ярдәм итәләр.

Балалар телне телевизор карап яхшы өйрәнә. Каталан һәм баск телендә өчәр канал бар, аларда балалар өчен тапшырулар күп. Прагага күчеп килгән тугыз яшьлек Элена белән Юлия яраткан тапшыруларын сагына. Дисней мультфильмнарын кызлар испанча, итальянча (әтиләре итальян) һәм инглизчә карый. Каталан телендә үзләрендә ясалган мультфильмнары да бар.

Югары белемне кайсы телдә алалар?

Башлангыч һәм урта мәктәптә үз телләренең күтәрелешенә сөенгән каталаннар һәм басклар югары уку йортларында бу ике телнең генә җитмәвен аңлый. Кайсы телдә һәм кайсы уку йортында белем алырга дигән карар кабул иткәнче, башта һөнәр сайлана. Укытучылар, юристлар һәм икътисадчылар өчен баск телендә уку яхшырак санала. Физика, химия укырга теләүчеләр, фән дөньясына китәргә теләүчеләр испан телле югары уку йортларына бара.

“Баск теленә тәрҗемә ителмәгән дәреслекләр, терминнар бар. Кайбер фәннәрне инглизчә уку кулайрак һәм нәтиҗәлерәк. Бу яктан сайлау мөмкинлеге булсын иде”, ди Аврора. Икътисадчы белеменә ия булган, Прагага килгәнче зур ширкәттә сәүдә һәм маркетинг бүлеген җитәкләгән Марта Сильва Каталониянең якын киләчәктә булырга мөмкин Испаниядән аерылуының файдасын күрми.

Каталаннар бәйсезлеккә "Sí" диде

“Глобаль икътисади кризис шартларында бүленүнең файдасын күрмим. Милли җитәкчеләребезгә без мең рәхмәтле. Телне, мәгарифне, каталаннарның абруен күтәргән өчен. Без моны дәвам итәчәкбез, балаларыбыз Каталониянең горурлыгы булып үсәчәк. Әмма бәйсезлек турында сүзләрне туктатып торырга кирәк. Кызганыч ки (көлә – ред.), минем кебек уйлаучылар күп түгел. Халыкның күпчелеге бәйсезлек тели. Без бәйсезлек алсак, салымнар артачак, белем алу, сәламәтлек саклау кыйбатланачак. Башкача мөмкин түгел. Минем бөтен гаиләм Каталониянең бәйсез булуын тели. Бергә җыелганда мине ул сөйләшүләргә катнаштырмыйлар, чөнки фикеремне беләләр. Икътисадчы булганга, мин акча саныйм”, ди Марта.

Мартаның борчуларына нигез бар, әмма Испаниянең башка төбәкләрендә дә Каталониянең бәйсезлеген яклаган җитәкчеләр, ширкәтләр һәм сәнәгатьләр бар. Беренче чиратта Каталониянең бәйсезлеген Басклар иле теләр иде. Каталония аерылып чыккач, Испания анда үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәне алудан баш тартырга мөмкин.

Төньяктагы Басклар иле исә бәйсезлектән тагын да ераграк. 1936-1939 еллардагы ватандашлар сугышыннан соң милли хәрәкәт Испаниядән төбәккә күбрәк хокуклар алуга иреште, әмма сәнәгать ширкәтләренә бай булган Басклар илендә җитештерелгән тауар кеременең зур өлеше әле дә Испания казнасына китә бара. Басклар иле генә түгел, Каталония дә Татарстан һәм Башкорстан кебек илнең башка ярлы провинцияләрен ашатып ятучы иң зур донор төбәкләрнең берсе. Испания халкының 15 проценты яшәгән Каталония ил икътисадының биштән бер өлешен тәшкил итә.

Испаниянең дә үз "Сталины" булган. Ватандашлар сугышыннан соң генерал Франко Басклар иле һәм Каталониянең бәйсезлек омтылышларын тамырдан корытыр өчен мәктәпләрдә үз телләрен укытуны тыйган, башка төбәкләрдән испан укытучыларын китерергә кушкан.

Марта һәм Аврораның әби-бабалары каталан һәм баск җәмгыятендә үскән булса, аларның әти-әниләре үз телләрендә сөйләшергә куркып яшәгән. “Әниемнең кибеттә, урамда баскча сөйләшү тыелганын сөйләгәне бар”, дип искә ала Аврора. Хәзер инде мондый хәлне күз алдына китерү дә авыр.

Татарстан һәм Башкортстанда милли хәрәкәт күтәрелгән 1990нчы елларда Каталония белән Басклар илендә хакимияткә милли җанлы, бәйсезлек яклы көчләр килгәч, үзгәрешләр башланган һәм реформалар бик тиз тормышка ашырылган. Марта милли үзаңның югары дәрәҗәдә булуы өчен беренче чиратта абруйлы җитәкчеләр кирәк, дип санаса, баск теле укытучысы Аврора, аңа өстәп, халыкның үз телендә сөйләшү теләге зур булырга тиеш ди. Сөйләшүгә балалар да кушылып, каталан телендә Каталониягә җырлы сәламнәрен җиткерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG