Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

“Шушы чиркәүгә килгәч кенә, ниһаять, тынычландым, үземне өйгә кайткан кебек хис иттем. Ураза да тоттым, мөселман догаларын да ятладым, әмма хакыйкатьне Инҗилдә таптым”, ди 20 ел элек аңлы рәвештә христианлыкны кабул иткән Лилия Әләмова.

Ислам диненә күчкән урысларның төгәл санын беркем белмәгән төсле, үз теләге белән христианлыкка күчкән татарларның саны да төгәл билгеле түгел. “Нигез ташы” (“Краеугольный камень”) чиркәвенә йөрүче Лилия Әләмова безнең чиркәүдә халыкның яртысы татар милләтеннән, ди. Бу санга ул катнаш никахларны да кертә – “алар да бит яртылаш татар”. Гадәти татар гаиләсендә туып үскән һәм 23 яшендә дүрт ел дәвам иткән рухи эзләнүләрдән соң христианлыкны сайлаган Лилия Азатлыкка бу адымның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлатты.

Догаларны әфсен кебек укыдым

– Мин гап-гади эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әтием – электрик, әнием заводта эшләде. Әниемнең әтисе чын күңеле белән коммунист иде. Баласына да Долорес исеме кушкан – инкыйлабчы Долорес Ибаррури хөрмәтенә. Әмма безнең татарлар әниемә гел “Диләрә” дип эндәште. Ниндидер ислам гореф-гадәтләрен үтәп үстем дип әйтә алмыйм. Ләкин бу дөньяны барлыкка китергән югары көч булырга тиешлеген һәрвакыт аңлый идем. Гаиләдә дә гел “Аллаһ” дип сөйләштеләр.

Әнием яман шештән китеп барды. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Шул ук чорда якын туганнарымның балаларында да рак таралганы ачыкланды. Үземә урын таба алмадым. Ничек инде бер гөнаһсыз сабыйда яман шеш булсын? Әнием дә 52 яшендә үк вафат булды. Сорауларым чиктән ашкан иде. Ураза вакытына туры килде бу хәлләр. Безгә килеп йөргән абыстайга ияреп мин дә ураза тота башладым, ул мине берничә догага өйрәтте – шуларны ятладым. Әмма үзем әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламый идем. Абыстай да аңлатмады. Әйтерсең лә, әфсен укыйсың.

"Безнең белән Гөлнур исемле татар кызы укыды. Аның христиан икәнен белгәч – гаҗәпләндем"

Шул ук вакытта мәдәният институтының икенче курсында укып йөргән чагым. Җитәкчебез Фәрит Бикчәнтәев һәрберебезгә Шекспир персонажларын өйрәнергә кушты. Мин Клеопатраны сайладым. Бер яктан, җанымда рухи эзләнүләр бара, икенче яктан, үземне актриса буларак табарга тырышам – Клеопатра образын мөмкин кадәр тере кеше итеп күрсәтәсем, аны аңлыйсым килә. Кыскасы, үз-үземне эзләү чоры булды ул минем өчен. Безнең белән Гөлнур исемле татар кызы укыды. Дуслашып киттек. Аның христиан икәнен белгәч – гаҗәпләндем.

Иман милләт буенча күчми

– Без Гөлнур белән еш кына бәхәсләшә идек. Мин аңа Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйлим. Ул Гайсәнең Аллаһ улы икәнен исбатлый. Шул ук вакытта үзем Клеопатра турында уйланам. Аны аңлый башладым кебек: ул бит барысыннан да, шул исәптән Аллаһның үзеннән дә акыллырак булган дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм бу фикер мине шулкадәр куркытты! Ничек инде ниндидер хатын-кыз Аллаһның үзеннән акыллырак булсын? Гөлнурга чаптым, ул миңа Инҗилне укырга тотынды – берни аңламадым. Ләкин берничә көннән үземне, әйтерсең, читтән күрдем. Ничек яшәгәнемне, нинди гамәлләр кылганымны – барысын да ап-ачык рәвештә күрдем. Моңарчы мин укыган китапларның берсе дә миңа файдага түгеллеген аңладым. Һәм Инҗилгә ябыштым – әниемнең, теге сабыйның үлеме дә, башка сорауларга да җаваплар шул китаптан чыга башлады. Нәкъ менә шул мизгелдә мин Гайсәне, Аллаһны таптым. Миңа ул вакытта 23 яшь иде.

"Үземне мөселман дип уйлаган булсам да, чынлыкта беркайчан да чын мөселман булмадым"

– Үзегезне ата-бабаларыгыз дине, исламга хыянәт итәм дип хис итмәдегезме?

– Мин ата-бабаларымның диненә хыянәт итмәдем. Үземне мөселман дип уйлаган булсам да, чынлыкта беркайчан да чын мөселман булмадым бит. Димәк, хыянәт тә була алмый. Иман ата-бабаларыңнан яисә милләт буенча гына күчми. Иманны син үзең сайлыйсың. Мин Гайсәгә, Аллаһка иярергә булдым. Һәм бер дә үкенмим.

Без секта түгел

Лилия дә Гөлнур йөри торган “Нигез ташы” чиркәвенә йөри башлый. Әтисе һәм бертуган апасы аның бу адымына борчылып караса да, араларны бозмыйлар – күзәтеп торалар. Ә менә әнисенең бертуган апасы һәм башка дус-туганнар Лилиягә каһәр укый.

Казандагы "Нигез ташы" чиркәвенең бинасы

Казандагы "Нигез ташы" чиркәвенең бинасы

– Апам белгәч, миңа “Ата-бабалар диненә хыянәт иткән синең кебекләрне үтерергә кирәк” диде. Кайбер дусларым “Бар, мәчеткә кереп тәүбә кыл, сине гафу итерләр” дип үгетләде. Әмма тора-бара алар да мине аңлады. Аралар җылынды, дип искә ала Лилия.

Казандагы “Нигез ташы” чиркәвенә 600ләп кеше йөри. Шуларның яртысын татарлар тәшкил итә, ди Әләмова. Үзенең ире белән дә ул шушы чиркәүдә таныша. Хәзер инде алар 4 бала үстерәләр: Камилә, Марсель, Карина һәм Равил. Аларга да дини тәрбия бирергә тырышалар.

"Ирем дә татар. Ул әле Үзбәкстанда яшәгән вакытта ук христианлыкны кабул итә"

– Ирем дә татар. Ул әле Үзбәкстанда яшәгән вакытта ук христианлыкны кабул итә. Казанга күченгәч, безнең чиркәүгә йөри башлый. Кайберәүләр безне секта дип уйлый. Әмма без – гади бер чиркәү. Христианлыкка күчкәнемә быел инде 20 ел. Күрүегезчә, үзем дә, балаларым да исән-сау, журналист булып эшлим, бар да яхшы. Сектаны шундук аерып алып була: алар Инҗилнең бер кисәген алалар да шуңа гына таянып эш итәләр. Без исә Инҗилне тулаем күзаллыйбыз.

Христианнар берләшә

Әләмова сүзләренчә, “Нигез ташы” чиркәве тарафдарлары православиегә дә, протестантларга да, мөселманнарга да бертигез хөрмәттә.

"Бер генә әйберне хәл итә алмыйбыз: исламда Гайсә пәйгамбәр булып санала, ә безнең өчен ул – Аллаһның улы"

– Без православие динен тоткан руханиларның хезмәтләрен дә укыйбыз. Анда да хакыйкать күп. Аларны үзебезнең аталарыбыз итеп кабул итәбез. Үзләре исә безгә балаларына караган кебек карый. Аталардан баш тартырга ярамый – алар бит дин хакына күпме михнәт чиккән! Бу нисбәттән шуны әйтәсем килә: минемчә, христианлык дине хәзер берләшү юлына басты. Алдынгы фикерле православлар протестантларның еретик булмауларын яхшы аңлый. Мөселманнарга килгәндә исә, аларның үз инанулары. Аларда – Аллаһ. Бездә – Гайсә. Бер генә әйберне хәл итә алмыйбыз: исламда Гайсә пәйгамбәр булып санала, ә безнең өчен ул – Аллаһның улы.

"Минем өчен иң мөһиме – Гайсәнең кичерә белүе. Ул безне, кешеләрне, гөнаһларыбыздан чистарта"

Гайсә – чынбарлыкта яшәгән кеше һәм Аллаһ. Аны чыннан да хачка кадаклап үтерәләр, һәм ул чыннан да яңадан терелә. Шәхсән минем өчен иң мөһиме – аның кичерә белүе. Ул безне, кешеләрне, гөнаһларыбыздан чистарта. Аңа килеп мин гафу үтенә алам. Минем изгелегем – Гайсә аша. Без аңа бик мохтаҗ: гөнаһларымнан арынырга теләсәм, Гайсә мине ап-ак кәгазь төсле пакь итә ала.

Дуңгыз ите ярый, хәмер – юк

Мөселманнар белән уртак булган якларның берсе – Лилия йөргән чиркәүдә дә хәмер тыела. Ә менә дуңгыз итен ашау рөхсәт ителә.

Киемнәргә килгәндә исә, бу мәсьәләне һәркем үзенчә, “намусын тыңлап” чишәргә тиеш.

"Киенү рәвешем кемне дә булса аздыра икән, димәк, мин дөрес киенмим"

– Мөслимәләр кебек яулыктан бөркенеп йөрмибез. Иң мөһиме – киемебез әхлакка каршы килергә тиеш түгел. Минем киенү рәвешем кемне дә булса аздыра икән, димәк, мин дөрес киенмим булып чыга. Бу эчке ирек мәсьәләсе дип әйтер идем.

Хәзер башка христианнар кебек үк Лилия гаиләсе дә ураза тота: Олы көнгә кадәр ит ашамыйлар. Моннан кала башка чикләүләр дә бар:

– Теләсә кайсы ләззәттән баш тартабыз. Күбрәк Аллаһ белән аралашырга, Инҗил укырга кирәк. Балаларыбызга телевизор карарга, компьютерда утырырга ярамый, - ди Лилия.

* * *

“Нигез ташы” чиркәве – христианлыктагы харизматик хәрәкәткә карый торган чиркәүләрнең берсе. Әлеге хәрәкәт гадәттә протестантлар арасында таралган. Хәрәкәткә 1960 елның 3 апрелендә нигез салына. Бу көнне АКШтагы рухани Деннис Беннет җәмәгатькә вәгазь урынына үзенең изге рух тарафыннан чукындырылуы турында сөйли. Бүген харизматик хәрәкәт җәмәгатьләре Швеция, Норвегия, Финляндия, Италиядә киң таралган. Мексикада бу хәрәкәт тарафдарларының саны 5 миллионга җитә. Русиягә әлеге хәрәкәт Советлар Берлеге җимерелә башлагач үтеп керә.

Казан “Нигез ташы” чиркәвенең “В Контакте” социаль челтәрендәге төркемендә бүген 739 кеше әгъза булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG