Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Күңел ачу чараларын контрольгә алу канун өлгесе думага тәкъдим ителгән


"Татар җыры-2015" концертында катнашкан җырчылар

"Татар җыры-2015" концертында катнашкан җырчылар

Татар җырчылары арасында сәхнә, тамаша белән бәйле кануннар әзерләүне илдә кризис булганга бюджетта акча җитешми, каян алырга белмәгәнгә инде сәнгатькә ябыштылар, дип бәяләүчеләр дә бар.

Русиядә үтәчәк күңел ачу чараларын контрольгә алу турында канун өлгесе думага тәкъдим ителгән. Бу документта бөтен чараларны да исәптә тотачак бер система булдыру турында сүз бара. Канун өлгесен әзерләүчеләр әйтүенчә, бу хәл "концерт кую базарын караңгылыктан чыгарып, дәүләт контроле һәм күзәтү өчен үтәкүренмәле итәчәк". Алар эстрада концертлары, театрлар, цирклар һәм башка тамашалар аша халыкка хезмәт күрсәтү 100 млрд сумнан да арткан, ди. Депутатлар фикеренчә, сатылган билетларны дөрес итеп күрсәтмәү казнага зыян сала.

2016 ел алдыннан Русиядә сәнгатькәрләр "буып алырдай", дип бәяләгән канун өлгесенең әзерләнеп ятуы турында хәбәрләр булган иде. Аның нигезенә үз көннәрен үзләре күргән бәйсез җырчылар да хакимиятләр баккан оешмага керүе, анда әгъза булып торган өчен елына 150 мең сум түләп тору салынды. Бу канунга Русия җырчылары кискен каршы чыкты.

Татар җырчылары арасында сәхнә, тамаша белән бәйле кануннар әзерләүне илдә кризис булганга бюджетта акча җитешми, каян алырга белмәгәнгә инде сәнгатькә ябыштылар, дип бәяләүчеләр дә булды.

XS
SM
MD
LG