Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесе үтте


"Татар егете" һәм "Себер йолдызы" бәйгесе финалистлары
"Татар егете" һәм "Себер йолдызы" бәйгесе финалистлары

Төмәндә үткән "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесендә Казаннан Алсу Хафиз һәм төмәнле Рөстәм Латыйпов җиңеп чыкты.

Рөстәм Латыйповка 19 яшь. Ул Төмәннең шәһәр төзелеше техникумында укый. 12 ел грек-рим һәм татар көрәше белән шөгыльләнә. Рөстәм: "Минем өчен әти-әниемнең, якыннарымның сәламәтлеге иң әһәмиятлесе", дип әйтә. Бу бәйгегә яңа дуслар табарга, яңа үрләр яулар өчен ихтыяр көче булдырырга теләп килгән.

Алсу Хафизга 25 яшь. Тольяттида туган, журналист һөнәре үзләштергән, хәзер Казанда яши. Алсу "Хәләл-гид"та администратор булып эшли. Халык уен коралларында уйнарга, чигәргә һәм бәйләргә ярата. "Татар телемә, ана теленең моңына, гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән тормыш итәм, язмышымны шулар нигезендә корам. Күпмилләтле җәмгыятьтә яшәгәндә мин бер генә минутка да үземнең борынгы бөек халык вәкиле булуымны онытмыйм. Бу дөньяда үз эземне калдырасым килә", ди.

Алсу 2013 елда беренче тапкыр Төмәнгә килә һәм шәһәргә гашыйк була. "Мин Русиянең 30 шәһәрендә булдым, әмма мондый шәп каланы күргәнем юк", ди ул. Аны шәһәрнең төзеклеге дә, архитектурасы да, чисталыгы да, бизәлеше дә хәйран иткән.

Алсу Хафиз һәм Рөстәм Латыйпов
Алсу Хафиз һәм Рөстәм Латыйпов

2007 елдан үткәрелеп килгән бу бәйгегенең быелгы финалына җиде кыз һәм җиде егет чыккан иде. Алар белән педагоглар, хореографлар шөгыльләнде. Ислам дине нигезләре белән таныштылар. Ана телләрен чарладылар, аш-су серләрен өйрәнделәр. Егетләр татарча көрәш алымнарын үзләштерде.

Алсу Хафиз һәм Рөстәм Латыйповка 200 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесе Төмән өлкәсе татар конгрессының һәр ел саен үткәрелә торган чарасы булып тора.

XS
SM
MD
LG