Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Пантюркизм өрәге Башкортстанның Төркия һәм Казакъстандагы вәкиллекләрен яба


Истанбулда Башкортстан сәүдә вәкиллеге урнашкан бина. Адресы: Şimşirci sok., No. 5, Cihangir Beyoğlu, İstanbul

Истанбулда Башкортстан сәүдә вәкиллеге урнашкан бина. Адресы: Şimşirci sok., No. 5, Cihangir Beyoğlu, İstanbul

Башкортстанның бу ике илдәге сәүдә вәкиллекләрен ябуы икътисади сәбәпләр белән аңлатылса да, сәяси сәбәпләр һәрьяклап күренеп тора.

Бу турыдагы фәрман Башкортстанның хокукый мәгълүмат интернет порталында 23 мартта басылып чыкты.

Башкортстан җитәкчелегенең бу адымы республика җәмәгатьчелеге өчен шактый көтелмәгән хәл булды. Ни дисәң дә, бу вәкиллекләрне ачканда (Астанада 2004, Истанбулда 2005 елда) тел, дин, тарих ягыннан якын булган бу дәүләтләр белән күпкырлы бәйләнешләрнең мөһимлеге билгеләнгән иде. Казакъстан белән хезмәттәшлек нефть-газ корылмалары ясауга, нефть химиясе өлкәсен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш иде. Шулай ук, һуманитар өлкәдә дә үзара элемтәләрне ныгыту күзалланган иде.

Шуннан соң үткән вакыт эчендә Уфаның Астана белән сәүдә әйләнеше $33 млн гына булса да, аның үсеш преспективалары югары исәпләнә иде.

Башкортстанның Төркия белән сәүдә әйләнеше елына $300 млн тәшкил итте

Төркия белән хезмәттәшлек тагын да нәтиҗәлерәк бара иде. Русия-Төркия низагына хәтле Башкортстанның Төркия белән сәүдә әйләнеше елына $300 млн тәшкил итте. Башкортстаннан Төркиягә ягулык-энергетика комплексы, органик химия продукциясе, ашлама, полиэтилен, каучук озатылса, Төркиядән экскаваторлар, цистерналар, металл, төрле корылмалар һәм азык-төлек кертелде. Иң мөһиме – төрек эшчеләре Башкортстандагы иң җаваплы төзелеш эшләрен башкарып килделәр. Былтыр җәй Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек чорында иң эре объектларны, шул исәптән заманча кунакханәләрне, төрекләр салды.

Республиканың рәсми даирәләре бу ике төрки дәүләттәге сәүдә вәкиллекләрен ябуны икътисади сәбәпләр белән аңлата. Шулай, Башкортстан башлыгы идарәсенең оператив мәгълүмат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Айрат Морзагалиев “Коммерсантъ” газетында бу ике вәкиллекнең ябылуын үзләрен икътисади яктан акламаулары белән аңлата.

Әлбәттә, Башкортстан җитәкчелегенең бу адымнарында икътисади төсмерләр дә юк түгел: күпме генә сөйләнелсә дә, күпме генә карарлар кабул ителсә дә, Башкортстанга читтән инвестицияләр килми. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов хөкүмәтнең һәр утырышында диярлек, бу проблемны күтәрә, икътисад өчен җаваплы министрларны сүгә. Сүгеп кенә калмый, аларны даими рәвештә алыштырып тора. 2013 елны, хәтта, икътисад белән шөгыльләнүче министрлыкка өстәп, махсус агентлык – “Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы” булдырылды. Әмма, моның ише рокировкаларның да файдасы бик чамалы ахры. Шушы елның 17 мартында Башкортстанның Сәүдә-сәнәгәт пулаты конференциясендә чыгыш ясаганда, ачынып дигәндәй, “әллә инде Башкортстан кешеләре генетик яктан эшкуарлыкка әвәс түгел микән”, дигән сорау куйды Хәмитов.

Шулай да, бу вәкиллекләрне ябуны икътисади сәбәпләр белән аңлатырга тырышуның нигезләре шактый черек булып күренә.

2014 елның апрелендә Кырымда Башкортстанның вәкиллеге ачылды

Беренчедән, 2014 елның апрелендә Кырымда Башкортстанның вәкиллеге ачылды. Читтән ярдәм көтеп кенә ятучы Кырым белән бернинди дә “үзара файдалы икътисади хезмәттәшлек” корып булмавын аңлау өчен бернинди метр ярымлы маңгай кирәкми. Моңа хәтле фәкать Башкортстаннан Кырымга азык-төлек, дарулар, төзелеш материаллары һ.б. кирәк-ярак озатылды. Кырымнан Башкортстанга ниндидер инвестицияләр яисә ниндидер мал-тауарлар китерелүе нәмәгълүм.

Хәмитов ШОС һәм БРИКСка керүче илләр белән хезмәттәшлекне үстерү кирәклеген кабатлап килде

Икенчедән, моңа хәтле республика башлыгы Рәстәм Хәмитов ШОС һәм БРИКСка керүче илләр белән хезмәттәшлекне үстерү кирәклеген кабатлап килде. Ә, мәгълүм булуынча, Казакъстан Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) керә. “Казакъстанның байтак өлкәләре белән безнең икътисади форматлар туры килә – нефть, нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия. Шуннан чыгып Башкортстан җитәкчелеге азык-төлек һәм инфраструктура төзү мәсьәләләрен бергәләп чишү өстендә эшләргә ниятли”, дип белдергән иде Рөстәм Хәмитов ШОС саммиты барышында.

Өченчедән, 2015 елның 27 ноябрендә, яңа гына Башкортстанның премьер-министры итеп тәгаенләнгән Рөстәм Марданов, Русия президенты Владимир Путинның Төркиягә карата сәясәте үзгәрүен күз алдында тотып, шушы шартларда да "безнең төрек ягы белән мөнәсәбәтләрнең дәвам ителүен тормышка ашыра торган чишелешләр табылачагына" өмет белдергән иде. Күреп торабыз - аның авызыннан төрекләр белән хезмәттәшлекне көйләүче Истанбулдагы вәкиллеккә каршы сүз чыкмый.

Башкортстанның Казакъстандагы һәм Төркиядәге сәүдә вәкиллекләрен ябуын сәясәттән аерып каравы кыен

Кайсы гына яктан карама, Башкортстанның Казакъстандагы һәм Төркиядәге сәүдә вәкиллекләрен ябуын сәясәттән аерып каравы кыен. Русиядәге билгеле сәясәт белгече Сергей Маркелов, “Коммерсантъ” газетының 24 март санында аерым төбәкләрнең заманында вәкиллекләрне чит илләрдә ачуларын, аларның “Үзәктән чагыштырмача бәйсезлекләрен һәм турыдан-туры халыкара хезмәттәшлеккә чыгу мөмкинлекләрен күрсәтергә теләүләре” дип бәһалый. Вәкиллекләрне ябуны Маркелов әфәнде турыдан-туры “халыкара хәлләрнең үзгәрүе һәм төбәкләрнең мөстәкыйльлеге түбәнәюе” белән аңлата.

Русия сәясәтчеләре һәрдаим ил халкын пантөркичелек өрәге белән куркыталар

Мәсәләнең икенче ягы да бар. Русия сәясәтчеләре һәрдаим ил халкын пантөркичелек өрәге белән куркыталар. Имеш, төрки телле халыклар, шул исәптән төрекләр һәм казакълар, Русиядәге төрки телле татар, башкорт һәм башкаларны Русия орбитасыннан тартып алып, Бөек Туран дәүләте төзергә хыялланалар. Бу пропагандистик өрәкне Урыс империясе чорында да, кызыл Русия заманында да еш тартып чыгара иделәр. Менә инде, конституциясендә “демократик дәүләт” дип билгеләнгән бүгенге Русиядә дә шул ук өрәк эшкә җигелә. Нәтиҗәдә Русиянең төрки телле халыкларына Төрксой берләшмәсеннән чыгарга әмер бирелә, төрки дәүләтләрдәге вәкиллекләр дә артыкка әйләнә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG