Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

21 мартта Уфада рәсмиләрнең Нәүрүз бәйрәмендә катнашмаган милли оешмалар узган шимбәдә үзләренең бәйрәмен уздырды.

21 мартта Уфада рәсмиләр оештырган Нәүрүз бәйрәме үткән иде. Башкаладагы иң затлы сарай – Башкортстан үзәк концертлар залында узган ул чара билетлар сатып уздырылды. Анда төрки республикалардан килгән сәнгать йолдызлары чыгыш ясады.

Билет хаклары шактый кыйммәт булу сәбәпле, зал буш булмасын өчен студентларны да тутырырга туры килгән. Шул ук сарайда элек Нәүрүз бәйрәмнәре башка төрле үтә иде. Дөрес, ул чакта бина Нефтьчеләр мәдәният сарае дип аталды. ШОС һәм БРИКС саммитларына төзекләндергәннән соң ул кыйммәтле бина булып китте. Элекке Нәүрүзләрдә сарайның һоллында милли оешмалар үзләренең чатырларын корып, өстәлләр куеп, күргәзмәләр оештыра, милли аш-сулары белән сыйлый иде. Аннан соң барлык милләт вәкилләре залда мәдәни чара тәкъдим итә иде. Быел затлы бинада андый чаралар уздыру мөмкин булмагач, милли оешмалар Нәүрүзне рәсмиләрдән башка гына уздырды.

Нәүрүз белән бер үк вакытта Мэрцишор бәйрәме дә билгеләнде. Мэрцишор – молдаван һәм роман халкының язны каршы алу бәйрәме. Бу бәйрәмнәр башкаланың Сипайлово бистәсендәге Яңа базар мәйданында үтте.

Альтернатив Нәүрүз Уфаның Гуфран мәчете имамы Нур Хаҗи хәзрәт чыгышы белән башланды. Ул Башкортстанда яшәүче милләтләрнең килешеп, тату көн күрүләре, совет чорында мондый чаралар уздырып булмавы турында сөйләде. Җыелучыларны изгелек кылырга, иманлы булырга чакырды. Азатлык әлеге чарадан фотогалерея тәкъдим итә.

Азәрбайҗан, төрекмән, казакъ һәм молдованнар үз чатырларын корып, күргәзмә тәкъдим итте, халыкны милли аш-сулары белән сыйлады. Сәхнәдә азәрбайҗан, казакъ, таҗик, кыргыз, төрекмән, үзбәк, молдован, украин телендә җырлар яңгырады. Милли биюләр башкарылды. Чарада бары тик башкорт һәм татар милләте вәкилләре генә чыгыш ясамады.

Тамаша кылучылар күп булмаса да, ихластан, җырларга кушылып биеп, күңел ачты. Чарада катнашкан милли киемдәге чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән биеде. Нәүрүз бик ихлас узды, чара чын-чынлап халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләнде.

XS
SM
MD
LG