Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

Медиа: Һәлакәт алдыннан Flydubai пилотлары арасында низаг булган


Flydubai очкычы һәлакәтеннән соң табылган "кара тартма"ларның берсе

Flydubai очкычы һәлакәтеннән соң табылган "кара тартма"ларның берсе

"Коммерсант"ка белдергән чыганак сүзләренчә, бер пилотның штурвалны үзенә тартуы, икенчесенең этүе очкыч белән идарә югалуга китергән.

Дондагы Ростов шәһәрендә Flydubai һава ширкәтенең "Боинг" очкычы һәлакәтенә берничә минут кала пилотлар арасында низаг булган. Бу хакта һәлакәтне тикшерүгә якын чыганакка таянып "Коммерсант" яза.

Чыганак сүзләренчә, "кара тартмаларны" тикшергән белгечләр экипажның автоочышсыз (автопилот) гына икенче кат әйләнеп килеп утырырга җыенганын ачыклаган. Борылган вакытта пилотларның берсе ялгыш җибәрә, аның янында утырган хезмәттәше штурвалны үзенә тартырга тели һәм низаг килеп чыга. Очкычны идарә иткән пилот штурвалны үзенә тарта, ә икенче пилот: "Тукта! Кая?! Туктап тор!" дип штурвалны этә башлый. Очкыч белән идарә итү югала, чөнки "Боинг"тагы компьютерга ике пилотның гамәлләреннән дә сигналлар килә башлый.

Пилотлар очкычның егылып төшә башлавын, сәгатенә 325 км белән җиргә ыргылуын соң аңлый. Берни дә эшләп булмаганга һәм коточкыч хәлдән пилотлар кычкыра башлый, дип яза газета.

19 март төнендә Дубайдан Дондагы Ростовка килүче Flydubai очкычы һава аланына төшеп утырганда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 62 кешенең барсы да һәлак булды.

XS
SM
MD
LG