Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә "ачык көннәр" чарасы узды


Музей бүлмәсендә Сәмәркандта VIII гасырда кулдан язылган Госман Коръәненең зур күләмле күчермә басмасы
Музей бүлмәсендә Сәмәркандта VIII гасырда кулдан язылган Госман Коръәненең зур күләмле күчермә басмасы

Мәскәүнең яңартылып төзелгән Җәмигъ мәчетендә, 27 мартта "ачык көннәр" чарасы узды. Бу чара кысаларында мәчет җәмигында Коръәни Кәрим фестивале дә булып үтте.

Иртәнге 10нан алып кичке 10га кадәр кем тели – шул Җәмигъ мәчетенә килеп, анда уздырылган бик күп төрле чараларда катнашып, яңа төзелгән музей әсбапларын, шамаилләр, китап күргәзмәләрен күрә алды, Коръәни Кәрим турында төшерелгән махсус фильмны да карады.

Коръәни Кәрим басмалары күргәзмәсе күпләрне җәлеп итте. Аларны кулга алып, тотып карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Мәчеттә шулай ук гарәп алифбасына өйрәнү мастер класслары узды. Бер сәгатьтә намаз укырга да өйрәттеләр. Балаларның мәчет рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Һәм аларга рәсем сәнгатен дә өйрәтеп, мастер класслар уздырдылар.

Әлеге чара кысаларында балаларның Коръән уку ярышларында җиңеп чыгучыларны да котладылар. Шушы ук көнне шигъри бәйгедә җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

“Ачык көн” кысаларында узган чаралар бик күп иде. Кемнәрдер экскурсиягә кушылды, кемнәрдер фильм карады, кемнәрдер ислам белгечләренең китап тәкъдим итү чарасында катнашты.

Имам Шамил Аләутдиновның “Коръәни Кәримнең аңлатмалы тәрҗемәләре” дип аталган китабын да тәкъдим иттеләр. Галим Фәрит Асадуллинның “Мәскәүнең иҗтимагый-мәдәни мөхитендә Ислам дөньясы” дип аталган китабы да тәкъдим ителде.

Кемдер чиратка басып тере чәчәкләргә күмелгән махсус төрбәгә куелган, Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәч бөртеген зурайткыч пыяла аша карап, күрергә тырышты.

Ләкин күпләр күрә алмагандыр, чөнки ул төрбә янында торучы сакчы: “Ул чәч бөртеген күрер өчен бик очлы күз булырга тиеш” дип аңлатма бирде. Шулай булса да, анда чират кимемәде.

Шулай ук микроскоп аша дөньядагы иң кечкенә Коръәни Кәримне дә күрергә була иде. Ә инде иң зур борынгы Коръән – Сәмәркандта VIII гасырда кулдан язылган Госман Коръәненең зур күләмле күчермә басмасы белән музей залында танышырга мөмкинлек булды.

Махсус оештырылган экскурцияләрдә килгән халык Мәскәү мәчетләре тарихы турында да, анда эшләгән һәм эшләүче имамнар хакында да күп төрле мәгълүматлар ишетте.

Бирегә бик күпләр балаларын да алып килгән. Аларга уйнарга да, рәсем ясарга да, гарәп әлифбасын өйрәнергә дә мөмкинлекләр зур иде.

Мәчеткә килүчеләрнең төрле телдәге сөйләшләре арасында татар телен дә ишетергә була иде. Кемдер яңа мәчет ачылганнан бирле беренче тапкыр килүен әйтсә, кайберәүләр җомга намазларын калдырмауларын сөйләде.

Мәчет бинасының , эчке бизәлеше, йомшак келәмнәре, затлылыгы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Биредә мәчеткә килүчеләргә барлык уңайлыклар да булдырылган. Бары тик теләгең һәм ниятең генә булсын.

Уйнап йөргән балаларга, арып-талып ял итәргә ятучыларга, түгәрәк оештырып, бергә җыелышкан дусларга халык әлләни игътибар итми. Һәрберсе бу очрашудан күңеле өчен нидер алырга омтылганы гына ачык күренә иде.

XS
SM
MD
LG